Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бабамның медале»

Лаеш районының М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишев урта гомумбелем бирү мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, әнә шулай дип исемләнгән проект башлап җибәргәннәр.

Лаеш районының М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишев урта гомумбелем бирү мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, әнә шулай дип исемләнгән проект башлап җибәргәннәр. Бу хакта безгә мәктәпнең 2А сыйныфы укучылары хәбәр итә. Алар, укытучылары Талия Харисова белән берлектә, бабаларының медальләрен, аларның сугышчан батырлыкларын, үткән юлларын барлап, проект эшләре башкарганнар. Укучылар әйтүенчә, әлеге эш бөтен мәктәп күләмендә бара һәм анда бик күп укучылар теләп катнаша. «Бу проект безне әби-бабаларыбыз тормышын күбрәк аңларга, олыларны, тарихны хөрмәт итәргә өйрәтә», ‒ ди укучылар.

 

Ә сезнең мәктәптә нинди яңалыклар, кызыклы проектлар бар? Безнең белән дә уртаклашыгыз: sabantui@bk.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев