Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бабасы исемен тарихка керткән Раил!

Быел, илебезгә тынычлык алып килгән, 72нче Җиңү язын каршылыйбыз. Татарстан укучылары да Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының батырлыклары белән горурланып яши.Әле алай гына да түгел, алар кадер...

Быел, илебезгә тынычлык алып килгән, 72нче Җиңү язын каршылыйбыз. Татарстан укучылары да Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының батырлыклары белән горурланып яши.

Әле алай гына да түгел, алар кадерле кешеләренең сугышта кылган батырлыклары турында фәнни эшләр яза. Сугышчыларның исемен мәңгеләштерү максатыннан, экспедицияләргә йөри. Ә син, дустым, аларның “эзтабарлар” дип аталганын белә идеңме?
Республикабызда эзтабарлар отрядларының саны 40тан артып китә. Кукмара районы Олыяз урта мәктәбенең дә шундый оешмасы бар. «Хәтер» дип аталган бу төркемне белем йорты директоры Гомәр Хашим улы Хаҗиев җитәкли.
Раил Хафизов та – “Хәтер” төркеме әгъзасы. Әле 2нче сыйныфта гына укуына карамастан, сугышта катнашкан карт бабасы турында истәлекләр барлый, экспедициягә йөргән укучыларның видеороликларын карый. Күптән түгел ул мәктәпләрендә узган чарада бабасы хакында фәнни эше белән дә катнашкан. Җитәкчесе Резидә Гобәйдуллина белән башкарган Раил ул эшне.
– Минем карт бабам – Хөсәен Җәләлетдинов 1913 елда туа. 1941 елның көзендә сугышка китә. Танкта, механик-йөртүче булып, 2нче Украин фронтында дошманнарга каршы сугыша. 1943 елда әсирлеккә эләгә. Без әсирлектәге тормыш турында китаплардан укып, кинолардан карап, коточкыч һәм куркыныч икәнлеген беләбез, – дип сөйләде безгә Хөсәен бабайның оныкчыгы Раил.


Аның бабасын, 1945 елның апрелендә, Америка солдатлары азат итә. Раилнең гаилә ядкәрләре арасында моны дәлилли торган документ – әсирлектән азат итү таныклыгы да бар. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Хөсәен бабай 2нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнгән.
– Бабаларыбыз безгә тынычлык алып килгән. Без аларга һәрвакыт рәхмәтле булырга тиеш. Бу эш белән генә тукталып калырга җыенмыйм. Әтием ягыннан булган бабам турында да мәгълүмат эзлим, – ди Раил.
Мондый мөһим эштә уңышлар сиңа, Кукмара егете!


Белешмә
Яше: 8 яшь
Укый: 2нче сыйныфта
«Хәтер» эзтабарлар төркемендә: 1нче сыйныфтан бирле
Шөгыле: сугышта катнашкан карт бабасы турында фәнни эшләр яза.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев