Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бал кортларыннан өйрәнәбез /хайваннар дөньясында/

Фото: pixabay.comБал кортларының гомере бары 21 көн дәвам итсә дә, ул тулысынча эшкэ, файдалы хезмәткә багышланган. Аларда йоклау дигән нәрсә бөтенләй юк. Иртән аз гына таң беленү белән үк, күзәтүче...

Фото: pixabay.com
Бал кортларының гомере бары 21 көн дәвам итсә дә, ул тулысынча эшкэ, файдалы хезмәткә багышланган. Аларда йоклау дигән нәрсә бөтенләй юк. Иртән аз гына таң беленү белән үк, күзәтүче кортлар тирә-юньне әйләнеп кайта. Биюдәге төрле хәрәкәтләр ясап, башка кортларга кайсы якта, нинди ераклыкта һәм никадәр бал барлыгын белдерәләр.
Бер бал корты бер көн өчендә 20 мең чәчкәгә куна. Ә биш йөз кортның җыйган балы бер кашыкка гына сыя.
Бер ана корт тәүлегенә 2-3,5 мең йомырка сала.  Аннан 5 меңнән артык умарта корты үрчеп, бер тату гаилә булып яшиләр. Ана корт үз оясындагы барлык умарталарны берләштереп тора торган көчкә ия булса да, бөтен булган проблемалар “җәмгыять шурасы”нда күмәкләшеп хәл ителә. Күзәтүче, сакчы, бал ташучы, чистартучы, яңа яралагннарны ашатучы, ана һәм ата кортлар – аларның барысы да үз эшләрен төгәл башкара.
Умарта корты чисталыкны ярата торган җан иясе. Кешедән тир яки башка тәмсез ис килсә, ачуланып чага башлый. Аларның оясын ачканда ук хуш ис килеп тора. Бу сулыш юлларына шифа бирә. Гомумән, бал кортларына һәр бәйләнгән нәрсә, дәвалану көченә ия. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта “сөте”, чәчкә серкәсе, прополис... Хәтта үлгән умарта кортларыннан дару ясыйлар.
Бал кортларның очышлары да кызыклы. Алар бер секундка меңнән артык канат кага. Умарта кортының күзләре бишкә бүленгән. Аның һәр бүлегендә 1 мең линза. Без күрә торган әйберне алар 60 мәртә зурайтып күрә ала. Ә чәчәк исен алар 2 километр ераклыктан сизә.
Кәрәз төзелеше – үзе бер могҗиза. Аны күп фәннәр өлкәсендәге галимнәр хезмәтләрендә куллана. Кәрәз күзәгенә салынган йомырка кокон белән чорнала. Аңа инфекция генә түгел, радиация дә үтеп керә алмый.
Альберт Эйнштейн инде күптән бал кортларының иң кирәкле бөҗәкләр икәнен әйтеп калдырган. Әгәр дөньяда бал кортлары үлеп бетсә, дүрт елдан соң кешелек дөньясы да юкка чыгачак, дигән. Безгә, кешеләргә, алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле.
Алия Гәрәева,Кама Тамагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев