Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЛА БЕЛӘН КАЙДА БАРЫРГА? (Бездән берничә тәкъдим)

Җәйнең икенче ае да үтеп бара. Ләкин әле алда башланмаган тулы бер август ае бар! Балаларыгыз белән Казанны аркылыга-буйга иңләргә өлгергәнсездер инде. Тик шулай да сезнең игътибарга тагын берничә күң...


Җәйнең икенче ае да үтеп бара. Ләкин әле алда башланмаган тулы бер август ае бар! Балаларыгыз белән Казанны аркылыга-буйга иңләргә өлгергәнсездер инде. Тик шулай да сезнең игътибарга тагын берничә күңелле урын тәкъдим итәбез. Бергәләп күңел ачып, ял итеп кайтыгыз әле!

Казанның тропик күбәләкләр Паркы 0+



Парк буенча очып йөрүче күбәләкләр, күп санлы сөйрәлүче хайваннар (крокодил, елан, игуана, хамелеон һ.б.), сулыклардагы ташбакалар һәм карплар, җәнлекләрне тотып кару мөмкинлеге булган зоопарк (декоратив куяннар, павлиннар, тиеннәр, маймыллар, йомраннар, күселәр һ.б.) – болар барысы сезнең балагызга һәм үзегезгә дә матур эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм елмаюлар бүләк итәчәк. Сүз белән генә аңлатып булмый бу гүзәллекне, барып күреп кайту кирәк! Шулай ук Парктагы җәнлекләр, күбәләкләр белән истәлеккә фотоларга да төшәргә була. Болар барысы да бушлай.
Адресы: Казан шәһәре, Спартаковская ур., 6 ; Сувар Плаза сәүдә үзәге, 4 кат
Эшләү вакыты: 10:00-21:00
3 яшькә кадәр балалар бушка керә.

“Әкият” курчак театрында “Җырла курай!.. Уйна, Шомбай!” музыкаль  премьерасы 5+



“Әкият” курчак театрының матур бинасына сәяхәт кылу үзе ни тора! Ә инде Татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән музыкаль әкиятне дә карап кайтсаң, икеләтә бәхет! Шуңа күрә ике дә уйламастан, “Җырла курай!.. Уйна, Шомбай!” дип исемләнгән премьерага билет алырга ашыгыгыз. Җәйнең соңгы көннәрен файдалы да, күңелле дә итеп уздырыйк!
Адресы: Казан шәһәре, Питербургская ур., 57
Вакыты: 28 июнь 13:00, 30 июнь 12:00

 Казан циркында “Гигант шоу” тамашасы



Үз күзләрегез белән чып-чын тамаша күреп, сокланып, шаккатып, гаҗәпләнеп кайтырга теләсәгез, Казан циркына бару кирәк. Тамашада филләр, дөяләр, атлар, шулай ук иң оста акробатлар, гимнастлар һәм, әлбәттә, клоуннар катнаша! Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы, шулай бит? Вакытны озакка сузмыйча, билетлар алыйк!
Адресы: Казан шәһәре, Меңъеллык мәйданы, 2
Вакыты: 26.07. – 25.08.
Бер өлкән кеше белән 5 яшькә кадәрле бала бушлай керә ала (бала өлкән кешенең алдында утырачак)

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев