Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала ипи ашарга теләмәгәндә укыла торган әкият

Кыз һәм икмәк(Балалар матбугатыннан)Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән.Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына...

Кыз һәм икмәк
(Балалар матбугатыннан)
Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән.
Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.
Шулвакыт бөтен өйне дер селкетеп, тәрәзә янына Трактор килеп туктаган:
— Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе, биек булып үсте, башаклар алтын-сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен Гөлназга мин бик ачулы! — дигән.
%d1%82%d1%802
Аның артыннан Комбайн килеп кергән:
— Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны! Мин юкка гына ашлыкны урдым, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым,— дип ачуланган.
%d0%ba%d0%be%d0%bc%d0%b1
Өй янына тырылдап Йөк машинасы якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:
— Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем, бик үпкәләдем. Без шофер белән ару-талуны белмичә ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!
%d0%b3%d1%80%d1%83%d0%b7%d0%be%d0%b2%d0%b8%d0%ba
Тәрәзә артында шакылдаган, гүләгән, шыгырдаган тавышлар килгән, өй дер селкенгән. Канатларын әйләндереп, Тегермән ашыгып килеп туктаган.
— Монда ничек шауламаска, ачуланмаска! Мин бер файда-сызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да!
Мич тә капкачларын шалтыраткан:
— Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем,— дигән.
Әбисе, аңа шелтәле карап:
— Күрдеңме, кызым, сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр, тырышканнар,— дигән.
Гөлназга бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:
— Әби, миңа аш ашарга ипи бирче,— дип пышылдаган. Ашны ипи белән ялт итеп ашап та бетергән. Аннан соң ишегалдына чыккан. Трактор йөртүчегә, шоферга, тегермәнгә, комбайнчыга һәм әбисенә:
— Бик зур рәхмәт! Ипи бик тәмле! — дигән.
 
Мәгьлүмат http://www.sabyem.ru сайтыннан
Фотолар http://www.anypics.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев