Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала тәрбияләүдә иң файдалы киңәшләр!

ХХ гасырда тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, дөньяга танылган италияле педагог Мария Монтессори исемен ишетмәгән кеше юктыр.Мария Монтессори ата-аналарга кыска гына киңәшләр формалаштырган. Берен...

ХХ гасырда тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, дөньяга танылган италияле педагог Мария Монтессори исемен ишетмәгән кеше юктыр.
Мария Монтессори ата-аналарга кыска гына киңәшләр формалаштырган. Беренче карашка, алар бик гади, ә менә һәр сүзен игътибар белән тагын бер кат укып чыксагыз, алардан чиксез акыл һәм зыялылык бөркелгәнен тоярсыз.
Әлеге киңәшләрне елга бер булса да укып чыгарга киңәш ителә. Болай эшләү балагыз белән мөнәсәбәтләрнең күпкә җайлануына китерер, балагызның киңкырлы, тирән үсеш алган шәхес булып формалашуына булышлык итәр.
1. Баланы әйләнә-тирә дөньясы тәрбияли.
2. Баланы еш тәнкыйтьләү аның башкаларны гаепләүчән булуына китерә.
3. Баланы еш мактасагыз, ул башкаларны бәяләргә өйрәнер.
4. Әгәр бала дошманлык күрсә, талашырга өйрәнә.
5. Бала белән гадел булсагыз, ул гаделлеккә өйрәнер.

6. Әгәр баладан еш көлсәләр, ул юашланыр.
7. Әгәр бала үзен куркынычсызлыкта хис итсә, ул киләчәккә өмет белән карарга өйрәнер.
8. Баланы еш хурласалар, ул үзен гаепле хис итәргә өйрәнер.
9. Әгәр баланы хупласагыз, ул үз-үзен хөрмәт итәр.
10. Балага карата мәрхәмәтле булу аның түзем булуына китерер.
11. Баланы дәртләндереп тору аның үз-үзенә ышанычын арттырыр.
12. Әгәр бала дуслык хөкем сөргән даирәдә яшәсә, үзен кирәкле итеп тойса, ул дөньяда мәхәббәт табарга өйрәнер.

13. Бала турында начар сүз сөйләмәгез - үзе барында да, үзе юкта да.
14. Балагызда яхшы сыйфатлар тәрбияләргә омтылыгыз, шул чакта яманлыкка урын калмас.
15. Һәрвакыт балагызны тыңлагыз һәм сорауларына җавап бирегез.
16. Әгәр бала хаталанса һәм әлеге хатаны бүген яки бераз соңрак төзәтә алса, аны хөрмәт итегез.
17. Эзләүнүдә булган балага һәрчак ярдәмгә килергә әзер торыгыз, эзләгәнен тапканга күренмәс булыгыз.
18. Балагызга яңаны үзләштерергә ярдәм итегез, әлеге эшне эшләгәндә сабыр, түзем булырга тырышыгыз.
19. Бала белән аралашканда күркәм гадәтле булырга тырышыгыз - үзегездә булган иң яхшы сыйфатларны аңарда да тәрбияләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев