Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала ялында өйдә утырганда Интернетта акча эшләүнең 10 ысулы

Тормышта теләсә нинди борылышка әзер булып тору кирәк икән. Эш урынын алмаштырганда, бала ялында өйдә утырганда, туган җирдән еракта булганда һәм өстәмә акча чыганагы кирәк булганда интернет ярдәмгә к...

Тормышта теләсә нинди борылышка әзер булып тору кирәк икән. Эш урынын алмаштырганда, бала ялында өйдә утырганда, туган җирдән еракта булганда һәм өстәмә акча чыганагы кирәк булганда интернет ярдәмгә килә.  

1. Текстлар язу. Бу эш - төрле сайтлар өчен текстлар, мәкаләләр язуны аңлата. Интернетта көн саен йөзәрчә яңа ресур барлыкка килә, алар даими рәвештә яңа хәбәргә мохтаҗ. Гаммәви мәгълүмат чарасы сайтлары, электрон газеталар, порталлар көн саен зур күләмдә хәбәр җиткерергә тиеш. Боларның барысына да үз өлкәсен аңлаучы, язарга сәләте, теләге булган кешеләр кирәк. Бу төр хезмәт белән атнага 1 сәгать тә, көнгә 7-8 сәгать тә шөгыльләнергә була. Монда җөмләләрне матур, дөрес итеп төзи белү сәләте, хаталарсыз язу, грамматиканы, телне яхшы белү сыйфатлары мөһим. Интернетта әле яңа гына эшли башлаучыларга да, яшь әниләргә дә бердәй бара ул. Язуга осталыгың, утырып эшләргә сабырлыгың җитсә алынырга була. Башлап җибәрү өчен рерайтинг алымы кулай. Бу – әзер текстны күчереп язу, камилләштерү дигән сүз. Бераз остаргач копирайтинг, слоган, нейм, статьялар, реклама язырга алынсаң ярый.
Башлангыч чорда алдануларсыз гына булмый. Беренче вакытта максат - портфолио туплау, рейтинг, отзыв-бәяләмәләр өчен эшләү булса дөрес.
Заказларны фрилансерлар (ирекле эшләүчеләр өчен тәгаенләнгән сайтлардан табып була – мәсәлән, fl.ru, freelance.ru, weblancer.net, freelancejob.ru, work-zilla.com).
 
2. Кулдан эшләнгән әйберләр сату. Кулы эш белгән кеше беркайда, беркайчан да югалып калмый. Интернет – бөтен дөньяны бергә берләштерүче урын. Өйдә торып та, үзең җитештергән әйберләрне башкаларга тәкъдим итеп акча эшләргә була. Мисал өчен: өйдә пешерелгән тортлар, тәм-том, кулдан эшләнгән бижутерия, косметика, йорт бизәү җиһазлары: чигелгән, буяудан ясалган картиналар, шамаилләр, флористик эшләнмәләр һ.б. Аларны төрле социаль челтәрләрдә (вконтакте, инстаграм һ.б) фотоларын куеп, товарыңны матурлап, мактап тәкъдим итеп сатасың. Үз сатып алучыларыңны тапкач, аларның отзыв-бәяләмәләре реклама ролен үти башлый. “Мин сатып алдым. Шундый ошады. Кайсы ягы ошады?” – бу бүтән сатып алырга теләүчеләр өчен иң яхшы реклама. Чөнки интернет аша алганда тотып карау, тәмләп карау мөмкинлеге юк. Син башкаларга ошаганмы, юкмы икәненнән чыгып эш итәсең.
3. Интернетта биремнәр үтәп акча эшләү. Бу биремнәр төрле булырга мөмкин: фотоларга лайклар кую, группаларга теркәлү, күрсәтелгән ссылка буенча үтеп видео һәм рекламалар карау, нәрсәне дә булса күчерү һәм урнаштыру, Фотошопта ясау һ.б.
Бу төрдә даими һәм түләүле эш табуы авыр. Биремнәрне озак еллар эшләүче биржалардан эзлисең. Шул очракта гына үзеңне алдаулардан азмы-күпме сакларга була. Биремнәр өчен бик аз акча да түләргә мөмкиннәр. Тик бөтен тәкъдимнәргә риза булмасаң да ярый.
4. Үз сайтыңны, блогыңны булдыру. Үзеңнең көчле, талантлы сыйфатларыңны ачыклап, шул юнәлештә эшләргә алынырга була. Син оста итеп язасың, яхшы һәм үзенчәлекле итеп фотога төшерәсең, бик җайлы, тәмле итеп ашарга пешерә беләсең яки син сәяхәтләр яратасың һәм башкаларга да бу өлкәнең нинди кызыклы икәнен сөйлисең килә икән - рәхим ит! Интернетта синең кебек аралашырга яратучыларга юл ачык. Ютюбта үз каналыңны,  инстаграм яки вконтактеда үз блогыңны булдыру өчен бернинди чыгымнар да таләп ителми.
Үз укучыларыңны, аудиторияңне табу өчен шактый вакыт һәм көч тәлап ителә. Иң мөһиме: сине башкалардан аерып торучы үз “фишкаң”булу, темаңны ярату һәм аны кызыклы итеп ачу, укучыларың белән даими элемтә булдыру кирәк. Ә эшләрең көйләнеп киткәч, син монда реклама (баннер, контекстлы реклама) урнаштырып, ссылкалар, үз товарыңны, хезмәтеңне (инфопродукт) сатып та акча эшли аласың.

5. Интернет кибет ачу. Аны аерым сайтта (бу очракта сайт өчен домен сатып алырга кирәк) яки бернинди чыгымсыз теләсә кайсы социаль челтәрдә ачарга була. Эш принцибы шундый: мисал өчен, вконтакте челтәрендә группа ачасың, нәрсә сатуыңны язып, фотоларны куясың һәм сатып алырга теләүчеләрне эзлисең. Яки тагын да җайлырак ысул: аудиториясе булган, әзер кибетне (группаны) сатып аласың да, үз товарларыңны өстисең. Аннан соң күпләп сатып алу нокталарын ачыклап, алар белән элемтәгә кереп, товарны беренчел бәягә сатып аласың. Соңыннан күпмедер процентка арттырып башкаларга тәкъдим итәсең. Мондый интернет кибетләрдән халык кием-салым, балалар өчен уенчыклар, китап, косметика, декор җиһазлар, телефон чыбыклары, чехоллар ише әйберләрне яратып ала.
Интернет кибетең эшләп китсен өчен үз товарыңны яхшы итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Сатып алучыларыңның канәгать калуы, уңай бәяләре (отзыв), товарыңның сыйфаты һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Бәяләр чагыштырмача очсыз булса, сыйфат ягы аксамый икән сатып алучыларны тиз табарга була. Шулай да, интернет аша алдалаулар күбәю сәбәпле, кешенең ышанычын яулау өчен ай-һай күп тырышырга туры килә.
6. Бергә сатып алулар (совместные покупки) оештыру. Бу акча эшләү ысулы белән күбрәк бала ялында утыручы хатын-кызлар шөгыльләнә. Алар күпләп сатып алу нокталары белән элемтәгә керә, бу ноктадан беренчел (оптовый) бәягә товар сатып алырга теләүчеләрне таба, заказ бирә һәм заказны өләшә. Үз хезмәте өчен якынча 10-12% керем ала.
Бу эш белән шөгыльләнүгә киткән вакытны исәпләсәң, кергән керем бик аз чыга. Шуңа күрә эшнең тәртибен аңлаганнар, паралель рәвештә 2-3, кайчак аннан да күбрәк сатып алулар оештыра.
7. Интернет аша комментарийлар һәм бәяләмәләр (отзыв) калдыру. Бу ысул белән теләгән һәркем акча эшли ала. Заказларны шушы өлкәдә эш бирүче тикшерелгән биржаларга кереп эзләргә кирәк. Эш бирүче кушуы буенча комментарий һәм бәяләмәләрне теләсә кайда калдырырга була.
Бу хезмәт төре тиз һәм авырлыкларсыз башкарыла, тик акчасы аз чыга (айга 300 сумнан башлап).
8. iOS һәм Android кушымталарында эш. Моның өчен сезнең кулда смартфон булу кирәк. Аның ярдәмендә тиз һәм яхшы гына акча эшләп була. Моның өчен телефонга кушымталар (приложения) урнаштырырга, бәяләмә калдырырга һәм мобиль маркетта рейтингын билгеләргә кирәк.
Беренче карашка эш җайлы тоелса да, тәкъдимнәр еш булмый. Шул сәбәпле эшеңдә берьюлы берничә биржаны бергә кулланырга туры килә. Ә бу җиңел түгел. Эш хакы 300 сумнан башлап һәм югарырак суммада бәяләнә.
9. Курс, диплом эшләре, реферат язу. Бу төр хезмәт һәрвакыт кирәк. Аларны интернет аша сату-алу күпкә җиңел. Бүгенге көндә берничә зур система даими рәвештә  бу юнәлештә эшләүче авторларны эзли.
Язуга сәләт, грамматиканы, телне яхшы белүне, озак вакыт утырып эшләүне таләп итә торган эш. Җәй айларында: укучы, студентларның ялы вакытында заказлар булмый. Эш хакы төрлечә, интернетта 100 сумнан 50 000  сумга кадәр тәкъдимнәр бар.

10.  Дизайн хезмәте. Интернетта дизайнерлар өчен һәрвакыт эш табыла. Алар сайтлар өчен макетлар, баннер, графика, логотиплар ясый, ягъни сайтның тышкы кыяфәтен тудыра. Вакыт барган саен интернет мобильләшә. Берничә ел саен сайтлар дизайнны алмаштыра.
Бу эш белән махсус белеме булган яки үзлегеннән өйрәнгән белгечләр генә шөгыльләнә ала. Беренче вакытта портфолио өчен эшләргә туры килә. Чөнки заказ бирүче иң элек синең алдагы хезмәтләрең белән таныша. Заказларны эш тәкъдим итүче биржалар аша эзлисең.


Бу төр хезмәтләрнең барысында да диярлек эш хакы электрон акча янчыгына (Яндекс.Деньги, Вебмани, Киви янчыкларына) күчә.
Интернетта эшләүнең уңай яклары: күп очракта без эш графигын, эш күләмен үзебез билгелибез. Кайдан торып, кемгә эшләргә кирәклеген үзебез сайлыйбыз. Үзебезгә ошаган, яраткан эш белән шөгыльләнәбез.
Интернетта эшләүнең минуслары: биредә алдалау, конкуренция көчле. Үзеңне күрсәтү, таныту өчен нык кына тырышырга, кайчак аз гына бәягә дә ризалашырга туры килә. Тәкъдим - заказлар, акча даими түгел. Шуңа күрә бу төр хезмәт кем өчендер кызыклы, ә кем өчендер вакытны бушка уздыру кебек каралырга мөмкин.
Интернетта эш тәкъдим итүче кайбер сайтлар:
fl.ru
weblancer.net
freelance.ru
work-zilla.com
freelancejob.ru
moguza.ru
illustrators.ru
behance.net
fotoimena.com
vsesdal.com
citycelebrity.ru
vakvak.ru
livemaster.ru

Энҗе НОГМАНОВА
//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев