Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаңа тормышны... кибет өйрәтә!

Америка галимнәре кечкенә балалар белән кибеткә йөрү бала үсешенә яхшы тәэсир итүен ачыклаган. Бу очракта сабый җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә икән. Житмәсә, бу шөгыль телевизор алдында утырудан файдалырак...

Америка галимнәре кечкенә балалар белән кибеткә йөрү бала үсешенә яхшы тәэсир итүен ачыклаган. Бу очракта сабый җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә икән. Житмәсә, бу шөгыль телевизор алдында утырудан файдалырак та әле.



Әни белән бала кибеткә бергә йөргән вакытта бала кешеләрнең бер–берсе белән аралашуын күрә. Кибетләрдәге зур, төрле төстәге элмә такталары, рекламалар да сабыйның үсешенә уңай йогынты ясый. Шунысы да бар: әти-әниләр баланы үзләре белән алсалар, сабый үзен бәхетлерәк, шатрак, күңеллерәк итеп хис итә.


Әлеге тикшеренүне уздыру өчен, 800 гаиләне жәлеп иткәннәр. Нәтиҗәдә шунысы ачыкланган: әти–әниләре белән бергә кибеткә йөргән балаларның үсеше югарырак булуы ачыкланган. Мондый сабыйлар күбрәк аралашучан була. Галимнәр фикеренчә, алар үсә төшкәч тә, кешеләр белән тизрәк аралаша алачак, авыр ситуациягә дә тизрәк җайлашачак. Шуңа да белгечләр кибетләргә барганда, баланы үзең белән алырга киңәш итәләр.



Яшь әни Гүзәл Мәһдиева да улы Җәмил белән кибетләргә еш йөри.


– Шопинг баланың үсешенә яхшы тәэсир ясый дигән фикер белән бераз килешәм. Чөнки, беренчедән, бала бу вакытны әнисе белән бергә уздыра. Житмәсә, кибетләрдәге зур рәсемнәр дә сабыйга файдага гына була ала. Ләкин 6 айга кадәр баланы җәмәгать урыннарына алып барудан тыелып торыр идем, – ди Гүзәл.


Хәзер Җәмилгә инде 4 яшь тулган. Шуңа да яшь әнинең малае белән шоппинга йөрүе – гадәти хәл. Башта, 1 яшькә кадәр, сабыйны гел әбисендә калдыра торган булганнар. Җәмил кибетләргә йөрүне, аеруча балалар мәйданчыкларын, үз итә. Әгәр баштарак кибетләрдә йөргәч, арып елый торган булса, хәзер ул түземлегә әйләнгән. Хәзер үзен кибетләрдә тыйнак тота икән, әйбер сорап аптыратмый.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев