«Балачак» җыр фестивале
Казанда «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең V сезоны башланды.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Балачак» V Халыкара фестиваль-бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада «Игелек янәшә» Хәйрия фондын гамәлгә куючы һәм директоры Радик Абдрахманов, җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә нигез салучы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗәнова, «Созведие – Йолдызлык» театры актрисасы, режиссеры, алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Марина Ясельская, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров катнашты.
Фестивальдә түләүсез нигездә һәр сәләтле баланың катнашу мөмкинлеге бар.
«Балачак» җыр конкурсы Россия балаларын гына түгел, ә якын-тирә чит илләр вокалистларын да берләштерә. Катнашучыларның географиясе киң – Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр. Быел Кырым, Луганск якларыннан да гариза бирүче балалар һәм яшүсмерләр бар.
Бүгенге көндә гаризалар актив рәвештә кабул ителә. Беренче сайлап алу туры онлайн режимда, 9, 11 апрель көннәрендә үтәчәк. Ә икенче тур Казанда узачак. 4 майда «Пирамида» концертлар залында фестивальнең финалистлары катнашында гаҗәеп Гала-концерт оештырылачак. Гаризалар dobro-ryadom.ru сылтамасы буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев