Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Йолдыз Шәрапова

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының өченче дәресе узды.

 

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының өченче дәресе узды. Дәрес-очрашуда танылган балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапова кунак булды.

Әлеге онлайн-очрашуда Минзәлә шәһәре гимназиясенең 3 «Б» сыйныфы укучылары, Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбе, Арча районы Түбән Аты мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары, Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясе, Яшел Үзән районы Түбән Урысбага мәктәбе, Норлат шәһәренең 1 нче урта гомуми белем мәктәбе, Алабуга районы Морт мәктәбе, Кукмара районыннан Зур Сәрдек мәктәбе укучылары катнашты.

Йолдыз Шәрапова – иҗатын балалар дөньясына багышлаган каләм иясе. 1994 нче елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар арасында үткәрелгән «Ел китабы – 94» бәйгесендә икенче урынны яулый. 29 ел гомерен  «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) газетасына багышлый Йолдыз апа. Бүгенге көндә «Шәһри Казан» газетасында эшли.

Онлайн-очрашуга беренче тапкыр  Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе укучылары да кушылды.

«Йолдыз Шәрапова белән онлайн-очрашуга керә алуыбызга шатбыз! Йолдыз ханымның ижаты, гаиләсе хакында күп мәгълүмат алдык. Катнашучылар актив булдылар, куп сораулар бирделәр... Әңгәмә кызыклы һәм файдалы булды. Йолдыз ханыма рәхмәтләребезне җиткерәбез! Аның иҗатын тагын да яхшырак өйрәнеп, алга таба яңа очрашуларга өметләнеп калабыз!» — диде башлангыч сыйныф  укытучысы Әлфия Шәйхетдинова.

Укучылар бер-бер артлы сораулар биреп, Йолдыз апаның иҗаты белән дә, гаиләсе белән дә таныштылар. Сораулар бирү буенча Мамадыш районы Үсәли мәктәбе укучыларына тиңнәр юк. Алар һәрвакыт  кунакларга берсеннән-берсе кызыклы сорауларын әзерлиләр. Ә Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы Фаяз Абдуллин Йолдыз Шәрапованың шигырен дә укыды.

Йолдыз апа очрашуга бүләк белән килгән иде. Берсе – шигъри күчтәнәч булса, икенчесе шагыйрәнең автографлы «Тәмле сүзләр» китабы.  Йолдыз апа укучыларга бирем дә әзерләгән иде. Туган тел турындагы иң матур шигырь авторына Йолдыз Шәрапованың китабын бүләк итәчәкбез.

Мондый әдәби очрашуларга башка укучыларыбызны да көтеп калабыз. Очрашуга кушылу өчен телеграм каналга  https://t.me/+kYtBD0qvTK0yNWYy язылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев