Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә?

Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул...

Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.
бала1
Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә,  аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.
Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.
Таркаулы балага укырга авыр, ул укытучының аңлатуын тыңламый, биремнәрне җиренә җиткерә алмый. Таркаулы бала үкенечле һәм көлкеле ситуацияләргә еш очрый.
Баладагы таркаулыкны ничек җиңергә? Җиңеп чыгу өчен нәрсә эшләргә?
Беренче чиратта, баланы әрләргә, җәзаларга ярамый. Ашыкмыйча, сабырлык белән җитесезлекләрне җиңеп чыгырга өйрәтергә. Аның өчен көн тәртибен бозмаска өйрәтергә кирәк.
Игътибарны туплау тәрбияләү өчен шартлар төзергә мөһим, һәм баланың игътибарын читкә боручы моментларны юк итергә кирәк.
Мәсәлән: ата- ана баланы игътибарын читкә юнәлдеруе өчен шелтәли, ә үзләре икенче бүлмәдә магнитофоннан  музыка тыңлыйлар. Шул арада бала, музыка тавышын ишетеп, укуларын калдыдып, икенче бүлмәгә керә.
Баланы игътибарын читкә юнәлдермәскә өйрәтү иң мөһим шарт. Кайчакта, комачаулыкларга җайларга өйрәнергә кирәк. Балаларда, комачауга ныклык тәрбияләргә кирәк.
Игътибарлылыкны, туплаулыкны уен аша күнектереп була.
Мәсәлән, күп итеп вак әйберләрне алып өстәл өстенә тегегез. Бала нинди әйберләр өстәл өстендә булганың истә калдырырга тырышсын. Аннары бу әйберләрнең өстенә кәгазь ябыгыз. Исеме дөрес әйтелгән предмет кәгазь астыннан чыгарыла.
Тагын бер уен. 5 – 6 уенчыкны рәттән куегыз. Бала күзен йомгач, нинди булса да үзгәреш ясагыз. Күзен ачкач, нәрсә үзгәргәнен бала әйтергә тиеш.
Тәкъдим иткән уеннар өчен күп вакыт кирәкми, ләкин аларның таркаулылыкны җинеп чыгу өчен  файдасы бик зур.
Кайчакта баланың таркаулыгын авыру тудыра. Бу очракта сәламәтлекне ныгытырга, ашату – эчертүне, ялны җайларга кирәк.
Таркаулык начар кәеф белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта барысы да гаилә хәле, ата-ананың үзара мөнәсәбете белән бәйле.
 

 Светлана Архипова, Сабыем.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев