Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЛАГА КИЕМ САЙЛЫЙБЫЗ: КАГЫЙДӘЛӘР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР

Еш кына әниләр кибеттә берәр матур кием күрсә, баласына тизрәк аны сатып алу ягын карый. Шулай матур кием очраган саен ала торгач, бик күбәеп китә алар. Җитмәсә әле моны, әле тегене алгач, киемнәрне ү...


Еш кына әниләр кибеттә берәр матур кием күрсә, баласына тизрәк аны сатып алу ягын карый. Шулай матур кием очраган саен ала торгач, бик күбәеп китә алар. Җитмәсә әле моны, әле тегене алгач, киемнәрне үзара туры китереп тә булмый...
Балага кием алу гадәти күренеш булса да, бер дә уен-муен эш түгел. Әмма төп кагыйдәләрне белеп эш иткәндә, барысы да бик җайлы.
Куркынычсызлык. Балагызга кием сайлаганда иң беренче чиратта аның нинди тукымадан эшләнгән булуын ачыклагыз. Тәнгә рәхәт булган, сулата торган табигый тукымаларга өстенлек бирергә кирәк. Кайвакыт киемнәрдә куркынычсыз булган махсус буяулар урынына зыянлылары да кулланыла. Балагызның тәне бозылу, аллергия чыгу куркынычы бар. Игътибарлы булыгыз!
Уңайлылык. Бала өчен киемнең уңайлы булуы төп таләпләрнең берсе. Уйнаганда, йөгергәндә киеме аңа комачауларга, хәрәкәтләрен тоткарларга тиеш түгел. Шуңа күрә бу кагыйдә турында да һәрчак истә тоту кирәк.
Сыйфат. Балаларның киемнәрен бик еш юарга туры килә. Шуңа аларның тиз тузуы да гаҗәп түгел. Әмма кием никадәр сыйфатлырак булса, шулкадәр озаграк хезмәт итәчәк.
Матурлык. Әлбәттә, бала өчен алынган һәр кием матур да булырга тиеш. Якты, ачык төсләр, төрле кызыклы рәсемнәр, бизәкләр, ефәк бантлар, зәвыклы принтлар һәр баланың күңеленә хуш килә.
Зәвык. Балада кечкенәдән зәвык тәрбияләү кирәк. Кием сайларга өйрәтүне һәр әти-әни дә җитди кабул итсен иде. Дөрес итеп киенергә өйрәтү – ул дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү сыман мөһим.
Киңәшләр:
- Балага кием сайлаганда универсаль төсләргә өстенлек бирсәгез яхшырак. Болай эшләгәндә киемнәрне бер-берсе белән туры китерү дә җайлы. Өстәвенә кызыгыз һәм улыгыз булса, кечкенә калган киемнәрне бер-берсенә киертеп була.
- Кием сатып алганда аны балагызга киертеп карап алу җаен карагыз. Күп очракта киемне киеп караганда гына аның җитешсезлекләрен күреп алырга мөмкин.
- Беркайчан да балагызга ошамаган киемне мәҗбүриләп сатып алмагыз. Үзенә ошамаган киемнән йөрү аның өчен җәза булачак. Иң яхшысы аның фикеренә колак салып, бергәләп сайлау.
Балагызга кием сайлаганда бу кагыйдә-киңәшләрнең ярдәме тияр дип ышанабыз. Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк, ди татар халкы, шуны онытмыйк.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев