Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балага нинди мультфильмнар карарга ярый?

Кайсы гына бала мультфильм карарга яратмый икән? Хәтта хәзерге заман балалары көннәр буе телевизор каршында утырырга әзер. Бу әлбәттә әти-әниләрне борчуга сала торган әйбер. Әле бу мәсьәләнең икенче я...


Кайсы гына бала мультфильм карарга яратмый икән? Хәтта хәзерге заман балалары көннәр буе телевизор каршында утырырга әзер. Бу әлбәттә әти-әниләрне борчуга сала торган әйбер. Әле бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Барлык мультфильмнар да балалар өчен файдалы мәгълүмат бирәме, аларны карауның зарарлы яклары юкмы?




Психолог М.С. Новицкая зарарлы мультфильмнарның классификациясен тәкъдим итә. Шушы билгеләр булганда, балага аларны карарга ярамый, дип саный ул:



  1. Төп геройлар үзләрен агрессив тота, җәберли, кыйный, зыян китерә. Кайвакыт болар юморга төреп бирелә.

  2. Персонажның начар тәртибе тиешен алмый. Хәтта, киресенчә, аңа баерга, дан казанырга ярдәм итә.

  3. Сюжетта тормышта кулланганда куркыныч булырга мөмкин әйберләр күрсәтелә.

  4. Мультфильм геройлары үзләрен дөрес тотмый: ир-ат геройлар хатын-кыз кебек, ә хатын-кызлар ир-атларча кылана.

  5. Сюжетта кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә карата начар мөгалләмә күрсәтелә.

  6. Мультфильм геройлары матур түгел, кайвакыт куркыныч ямьсез. Бала өчен һәрвакыт уңай герой матур кыяфәтле, шул вакытта гына ул кемгә охшарга тырышырга икәнен дөрес сайлый ала.

  7. Мультикта тормыш − бәйрәм идеалы пропагандалана. Балага кыенлыкларсыз гына, рәхәт яшәү мәгънәсе төшендерелә.

  8. Сюжетта гаилә кыйммәтләре көлеп сурәтләнә. Төп геройлар – балалар әти-әниләре белән конфликтка керә. Гаилә традицияләрен сакламау, санга сукмау пропагандалана.

  9. Мультфильмда ана һәм бала, бала тәрбияләүне ямьсез сурәтләгән өлешләр була.


Шулай итеп балага нинди мультфильм карарга яраклыгын сайлау әти-әниләргә йөкләнә. Чөнки мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына нык тәэсир ясый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга мультфильмнарны көненә 30 минут кына карарга рөхсәт итә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев