Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балага терактның нәрсә икәнен ничек аңлатырга?

Балагыз яңалыклардан күреп, йә булмаса олыларның сөйләшүеннән "теракт" сүзен ишетеп аның нәрсә икәнлеге турында сораса, ничек җавап кайтарырга, дип уйланганыгыз бармы?Теракт булганда телевизор караучы...

Балагыз яңалыклардан күреп, йә булмаса олыларның сөйләшүеннән "теракт" сүзен ишетеп аның нәрсә икәнлеге турында сораса, ничек җавап кайтарырга, дип уйланганыгыз бармы?
Теракт булганда телевизор караучылар үзләре дә уйламыйча булган хәлнең шаһитенә әвереләләр. Күп кешедә, үзләре яки якыннары белән дә шундый хәл була алу ихтималын күз алдына китереп, курку хисе уяна.
Психологлар Татьяна Орлова һәм Елена Ларина болай ди: «Күпләрнең күңелендә мондый чакларда шом туа, бу безнең гадәти вакытта үлем турында уйланмаска тырышуыбыздан килә. Теге яки бу хәлдән соң кешеләр үлемнең бик якын йөрүен аңлый».

Курку хисе белән ничек көрәшергә?


Кемдер ул-бу була калса нәрсә эшләячәге турында план кора башлый, башка берәү тормышта нинди дә булса мөһим адым ясарга сигнал түгелме икән дип кабул итә.
Үлем турында олылар гына түгел, кечкенәрәкләр дә уйлана. Баланың теракт турында сюжет каравы әле психикасына зыян килде дигән сүз түгел. Ул бик нык курыкса, шуңа өстәп үзен яклаучысыз һәм ялгыз итеп тойса, психик җәрәхәт алу ихтималы арта. Балага үзегезнең аның янында булуыгызны, ничек булса да ярдәм итәчәгегезне әйтү яхшы булыр. Еш кына куркулары турында балалар үзләре үк җиткерә, шуны күз уңыннан ычкындырмагыз.
Бала сезгә теракт турында сораулар бирсә, аның белән дә мондый хәлнең була алу-алмавы турында кызыксынса, җаваптан качмагыз, дип киңәш итә психологлар. Үзен куркынычсыз хис итсен өчен бала сезнең дә курыкмавыгызны тоярга тиеш. Әти-әнисеннән үрнәк алып, ул тормыштагы мәсьәләләрне чишәргә өйрәнә.
Баланың яшенә карап, аңа терактның нәрсә икәнен аңлату төрлечә була. Кечкенә баламы ул, яшүсмерме - һәр икесе белән сөйләшкәндә түбәндәгеләрне истә тоту зарур:
1. Булган хәлне җентекләп тасвирлаган фото, видео баланы куркытырга мөмкин. Барысын да сөйләп бирү дә, бер нәрсә дә әйтмәү дә мәсьәләдән чыгу юлы түгел. Шулай ук бала, әти-әнисе борчылуын аңа күрсәтмәскә тырышуын аңласа, куркып калырга мөмкин.
2. 5 яшькәчә балага начар хәлләр турында аның кеше тарафыннан оештырылуына басым ясамыйча гына аңлатырга кирәк. Зурраклар белән сүзне "башкаларның алар кагыйдәләре буенча гына яшәүләрен теләгән начар кешеләр бар" дип башларга була.
3. Балага аның ниләр кичергәнен аңлаганыгызны күрсәтегез. Бу рәвешле без балага үз-үзен аңларга һәм үз халәте белән идарә итәргә өйрәнергә булышабыз.
4. Үзегез дә паникада булсагыз, балагыз белән бу темага сөйләшми торыгыз.
5. Балага террористларга караганда яхшы кешеләрнең күбрәк булуын аңлату мөһим. Терроризм күренеше белән көрәшү өчен махсус кешеләр (полиция, разведчик һ.б) барлыгы турында сөйләгез.
6. Куркыныч ситуациядә үзеңне ничек тоту турында әңгәмә кору шулай ук мөһим. Теләсә нинди мәсьәләдә чыгу юлын табып булуы турында әйтү комачау итмәс.

Балага нәрсә әйтергә ярамый соң?
- терактның кешеләрне үтерү өчен махсус оештырылуы;
- конкрет милләтләрне әйтеп сөйләшү;
- бу хәлне берничек дә алдан белеп булмый һәм ул теләсә кайчан теләсә кайда була алуы хакында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев