Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балагыз Балык йолдызлыгында туса…

Балык йолдызлыгында (19 февраль - 20 март аралыгында) туган бала әкият иленнән төшкән фәрештәне хәтерләтә: матурлыгы, сихри күзләре, бар җиһанны яратуы белән беркемне дә битараф калдырмас. Фото: pixab...

Балык йолдызлыгында (19 февраль - 20 март аралыгында) туган бала әкият иленнән төшкән фәрештәне хәтерләтә: матурлыгы, сихри күзләре, бар җиһанны яратуы белән беркемне дә битараф калдырмас.
Фото: pixabay.com
Тышкы кыяфәте белән фәрештәдәй булса да, холкы белән Балык-бала бик катлаулы шәхес. Кире, үҗәт, бәхәс яратучы – аны тасвирплаучы төп сыйфатлар шушылар. Ул беркайчан да үз сүзен бирмәс, теге яки бу очракта кабул иткән карарыннан беркем кире кайтара алмас. Киңәш Балык-балага кире реакция бирә: ул аны беркайчан да тыңламаячак. Чөнки ул үз кагыйдәләре, үзе тиеш дигәнчә яши. Сезнең киңәшне ул киресенчә эшләргә генә торачак.
Үзе дә әкияти Балык-бала әкият тыңларга, цирк, спектакль, тамашалар карарга ярата. Беркемнекенә дә охшамаган эчке дөньясы белән игътибарны җәлеп итә, ул үз дөньясында яши: хыяллана, үзен баһадир яки гүзәл принцесса итеп күз алдына китерә, тирә-юньдәге теләсә кайсы предметта үзенчәлек күрә. Шуңа аларны билгеле бер режимга ияләндерәсе, тәртипкә өйрәтәсе авыр. Төнлә уйнап, көндезен йоклау – аларның иң яраткан шөгыле.
Башкалардан аерылып тору сәбәпле азрак үсә төшкәч ояла башлыйлар. Шушы вакытта балага ярдәмгә килү мөһим: әти-әни баланың юк кына эш-гамәлләреннән дә кыенсына башлавын күрә икән, аның белән аралашырга омтылсын, беркем дә аны гаепләмәвен, көлмәвен аңлатсын. Балагызда шушы чорда үз-үзенә ышаныч һәм көч тәрбияләгез. Шул очракта аларга табигать салган сәләтне дә күрә алырсыз, көчле шәхес тә формалаштырырсыз.
Балык-бала – чын иҗади шәхес. Җыр-бию түгәрәгенә бирсәгез, бик теләп йөриячәк. Аралашканда алдавын, бик күпертеп сөйләвен тойсагыз, орышырга ашыкмагыз: аның күңелендә нәни язучы яшеренгән булуы бик мөмкин. Кулына каләм тоттырып, шушы хикәятләрен язуын сорагыз, бу эш тә аңа бик ошаячак. Киләчәктә балагызның төп һөнәренә шулай эз салуыгыз да ихтимал.
Тыштан бик кире һәм каты бәгырьле кешеләр булып тоелсалар да, Балыклар бик нәзберек, нечкә күңелле, үпкәчел. Катлаулы тормыш юлларында югалып калмаслык итеп тәрбияләр өчен әти-әнигә дә күп көч, түземлек кирәк булачак. Шул очракта сез җәмгыятькә яңа гений һәм кабатланмас бөек шәхес бүләк итәрсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев