Балалар бакчасы һәм мәктәпләр хәләл ризык белән тәэмин ителә башлый

Интертат хәбәр итүенчә, җитештерелгән хәләл продукциянең кайсы мәктәп һәм балалар бакчасына китерелүен әти-әниләр, белем бирү оешмасы җитәкчеләре хәл итәчәк.
Әлеге яңалык Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандарты комитеты таныклыгы алгач билгеле булды.Нәкъ менә әлеге департамент мәктәп һәм бакчалар өчен ярымфабрикатлар әзерли.
Хәләл продукцияне атнага бер тапкыр – җомга көнне җитештерергә ниятлиләр. Бу көнне хәләл булмаган продукция җитештерелмәячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Җиләкле җәй Без сезнең җиләк яратуыгызны беләбез. Шуңа да җиләк турында берничә кызыклы факт әзерләдек.
-
Чәч нигә агара? Карт кешенең чәче нигә ак була?
-
Балыкта 27 июнь – Бөтендөнья балык тоту көне