Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ! (Әти-әниләр өчен киңәшләр)

Балагызны бакчага урнаштырыр алдыннан аның өчен әлегә ят булган бу дөньяга әзерли башлау кирәк. Болай эшләгәндә ияләшү чоры аның өчен мөмкин кадәр җиңеләрәк узачак. Эшне нидәр башларга дисезме? Менә б...


Балагызны бакчага урнаштырыр алдыннан аның өчен әлегә ят булган бу дөньяга әзерли башлау кирәк. Болай эшләгәндә ияләшү чоры аның өчен мөмкин кадәр җиңеләрәк узачак. Эшне нидәр башларга дисезме? Менә берничә киңәш:
– Балалар бакчасының көн тәртибенә әкренләп күнегү өчен, балагызның режимын да шуңа яраклаштырыгыз. Иртүк торырга өйрәтү, иртәнге аш, йокы сәгате – һәрберсенә алдан ияләшү мөһим.
– Сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгыту өчен профилактик чаралар куллану да кирәк. Күп кенә балалар бакчага йөри башлагач, еш авырыйлар. Шуңа күрә балагызны чыныктыру, саф һавада озаграк булу җаен карагыз. Җиләк-җимеш, яшелчәләр табында һәрчак булсын.
– Балагыз боткалар, ашлар яратмаса, бакчада аңа бик авырга туры киләчәк. Шуңа күрә аны мондый төр ризыкларга ияләндерергә тырышыгыз.
– Сабыегыз сезнең ярдәмнән башка киенергә һәм чишенергә, әкият тыңламыйча гына йоклап китәргә өйрәнсен.
– Балалар бакчасы турында кызыклы итеп сөйләгез, аның анда барасы килсен.
– Балалар бакчасына урнашу ул әле бала өчен генә түгел, әти-әни өчен дә зур адым. Балага борчылуыгызны сиздермәгез. Әти-әнисенең куркуын сизгән бала, бакчага барырга ашкынып тормаячак.
– Баланы бакчада калдырып киткәндә күз яшьләрегезне күрсәтмәгез.
– Алып кайтырга соңга калып килмәгез.  Башка балалар кайтып бетсә, аңа бик кыен булачак. Ул үзен кирәксез итеп тоярга, сезгә үпкәләргә мөмкин.
– Иртән бакчада калдырганда, хәзер килеп җитәм, дип китеп бару сабыегызда өмет уятачак. Болай эшләргә һич кенә дә ярамый. Балагыз сезнең эшкә киткәнегезне һәм аның артыннан кич белән генә киләчәгегезне белеп торырга тиеш.
– Кайбер ата-аналар бакчада бирелгән ризыкларны ашамаса да, кече йомышын киеменә башкарса да, баласын ачулана. Ияләшү чорында бу гадәти хәл. Бала өчен чит кешеләргә, ят бинага ияләшү бик кыен. Аны аңлап, мөмкин кадәр күбрәк җылыгызны, яратуыгызны күрсәтегез.
Балалар бакчасына ияләшү чоры һәрбер сабый өчен дә җиңел бирелсен иде. Әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә сабырлык телибез!

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев