Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА – ЛИФТ

1 сентябрьдә Казанда Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта шәһәр мериясенең официаль порталында хәбәр итәләр. Казанның “Идел киңлекләре” торак комплексында урнашкан балалар бакч...


1 сентябрьдә Казанда Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы ачылачак. Бу хакта шәһәр мериясенең официаль порталында хәбәр итәләр.
Казанның “Идел киңлекләре” торак комплексында урнашкан балалар бакчасы 2018 елда салына башлаган. “Демография” милли проекты кысаларында төзелгән әлеге бина 220 урынга исәпләнә. Проектны чынга ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 201 миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелгән.  Р.Гареев урамында урнашкан әлеге бакча 1,5 яшьтән башлап балаларны кабул итәчәк. Һәр төркем өчен йокы, гигиена, киенеп-чишенү   бүлмәләре, ашханә каралган. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар бакчасына лифтлар урнаштырачаклар. Бу – Россиядәге беренче лифтлы балалар бакчасы булачак. Хәзерге вакытта бакча мәйданын төзекләндерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев