Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар барында ярамый!

Кибеткә бала белән килеп, спиртлы эчемлекләр яки тәмәке сатып алырга теләүчеләр буш кул белән кайтып китәргә мөмкин. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалы сатып алучыларга мондый товарлар сатмаска тәкъдим итте.

Кибеткә бала белән килеп, спиртлы эчемлекләр яки тәмәке сатып алырга теләүчеләр буш кул белән кайтып китәргә мөмкин. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалы сатып алучыларга мондый товарлар сатмаска тәкъдим итте. Аның фикеренчә, әти-әнисенең спиртлы эчемлекләр яки тәмәке сатып алуын күреп үскән бала аларны татып карарга тели. Димәк, әлеге сабыйның начар гадәтләр колы булу ихтималы да зуррак. Волынец үзенең тәкъдимен Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юллаган һәм тиешле закон кабул итүләрен сораган. Министрлыктагылар бу тәкъдимгә әлегә җавап бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев