Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен махсус банк картасы: кирәкме, әллә юкмы?

Замана әти–әнисен банк картасыннан башка күз алдына китереп булмыйдыр ул. Ә балалар өчен махсус банк картасы чыкканын белә идегезме әле?Баксаң, дөнья базарында Visa Electron или Maestro балалар өчен ч...





Замана әти–әнисен банк картасыннан башка күз алдына китереп булмыйдыр ул. Ә балалар өчен махсус банк картасы чыкканын белә идегезме әле?



Баксаң, дөнья базарында Visa Electron или Maestro балалар өчен чыгарылган банк карталары инде күптәннән бар икән. 6 яшьтән башлап әлеге картаны олылар исәп–хисап счетына беркетергә мөмкин. Ә 14 яшьтән башлап исә баланың үз исеменә карта чыгарырга мөмкин. Аның буенча транзакцияләрне күзәтеп булачак.


Мондый адым законга каршы килми икән. Әлеге төр хезмәт күрсәтү күп кенә банкларда («Сбербанк» һәм күп кенә банклар) бар.


Сер түгел, балалар бакчасына йөргән сабыйлар инде бер–берсе алдында туган көненә әбисе биргән акчалары белән мактана. Һәрвакыт шулай булды һәм булачак та. Ләкин әгәр 20 ел элек әби биргән суммалар күпкә азрак булса, хәзер бу сумма күбрәк.


Укырга кергәнче, баласы үзенең кесә акчалары белән үзе кулланырга теләгән әти–әнигә нишләргә?


Банк картасының уңай яклары:



  • Банк картасы андый ук начар тәкъдим түгел;

  • Шул ягы әйбәт – акчларны үзең белән йөртергә кирәкми;

  • Сез картадагы сумманы үзегез билгели аласыз. Шул ук вакытта сез транзакцияне дә контрольдә тотарга мөмкин. Житмәсә, бала әлеге карта ярдәмендә түләүләрне башкара алачак. Ләкин башта балага нәрсәгә, күпме акча тотасын аңлатырга кирәк. Кибеткә бергә барырга да тәкъдим итәргә дә мөмкин.

  • Шул ук вакытта сабый үз акчасын башка яшьтәшләре белән чагыштырмаячак, чөнки аның акчалары булса да, алар – картада.



Әлбәттә, бу мәсьәләгә карата әти–әниләрнең фикерләре төрле…


Екатерина:


– Минемчә, мондый картаны балага бары тик 12 яшьтән соң гына бирергә ярый. Аңа кадәр кирәкмидер.


Анюта:


– Минемчә, кечкенә балаларга виртуаль акчалар белән белән кулланырга авыр. Чөнки картадагы акчаны тотып карап булмый. Олыларның күбесен дә виртуаль акчалар аздыра. Мин үзем кәгазь акчалар яклы. Ә зур бүләкләрне әнидә сакларга яки әни белән бергә барып туздырырга мөмкин.


Оксана:


– Улыма – 4 яшь. Без аның белән бергә уенчык акчалар, карта белән уйныйбыз. Шулар ярдәмендә азык–төлек «сатып алабыз», күпме акча туздырганыбызны сайлыйбыз. Бездә акча темасы прививка темасыннан популяррак!


Анжела:


– Бу – яхшы идея. Әмма барыбер акчаны кулланырга кәгазь акчалар ярдәмендә өйрәтә башларга кирәктер. Гомумән алганда, акчалар темасы һәрвакыт кызыклы. Әмма банк картасына килгәндә, без, олылар да, аның барлык механизмнарын аңлап бетермибез. Балалар куллана калса, алар бөтенләй саный белмәячәк дигән сүз бит. Ә бу – тормышта кирәкле әйбер. Сабыйларның күбесе акчаның каян килгәнлеген аңламаячак. Бюджетның ничек формалашуын, копилкаларның нинди булуын да белмәячәкләр…





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев