Балалар да карталы

Россиядә яшәүче һәр бишенче баланың үз банк картасы яки шәхси счеты бар. “Открытие” банкы уздырган сораштыру шуны күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның 44 проценты балаларына счет яки банк картасы ачарга теләвен белдергән. Әти-әниләрнең 31 проценты моңа каршы. Андыйлар күбесенчә Ерак Көнчыгышта һәм Төньяк Кавказда яши. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты 7-10 яшьлек бала кибеттә үзе теләгән әйберне сатып алырга мөмкин, дип исәпли. Ләкин күпләр балага мондый хокукны 10 яшьтән узгач кына бирергә була дигән фикердә. Әти-әниләр исәпләвенчә, 13-17 яшьлек үсмергә “кесә чыгымнарына” айга 3 мең сум бирү җитә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.