Балалар каналы өчен исем сайлау бәйгесе игълан ителде

Татарстанда балалар өчен яңа телеканалга иң яхшы исем сайлауга бәйге игълан ителде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе балалар өчен татар телендә белем бирү каналының иң яхшы исеменә һәм яңгырашлы шигаренә бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа каналның төп максаты – кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. Каналның аудиториясе – 14 яшькәчә балалар булачак. Балалар каналында мультфильмнар, кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк.

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Төп таләп – тәкъдим ителгән исемнәр мәгълүматлы, кыска һәм истә кала торган булсын. Телеканалның исеме татар телендә булырга тиеш. Идеяләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ru почтасына юлларга кирәк. 9-13 гыйнварда иң уңышлы биш тәкъдимне сайлап алып, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы сайтында тавыш бирү оештырылача

Чыганак: "Татар- информ"нан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.