Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар театры укытучылары белемнәрен арттыра

17-19 августта Казанда  «Поколение NEXT» фестивале кысаларында балалар театр коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен Беренче бөтенроссия театр-белем бирү форумы узачак.

17-19 августта Казанда  «Поколение NEXT» фестивале кысаларында балалар театр коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен Беренче бөтенроссия театр-белем бирү форумы узачак. Ул Казан яшь тамашачылар театры базасында Zoom платформасында үткәрелә. Форумда катнашу өчен оештыруыларга гариза җибәрергә генә кирәк. Бүгенге көндә 200 ләп катнашучы теркәлгән инде. Форумда Татарстанның барлык районнарыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Сургут, Түбән Тагил, Калуга, Уфа, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, шулай ук БДБ илләреннән — Әрмәнстан, Грузия, Белоруссия һәм Казахстаннан  катнашырга теләк белдергәннәр. Семинарның темасы: «Театр коллективында эшләү процессында бала шәхесен үстерү».  

Форумны оштыручылар белдергәнчә, онлайн форматта Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ижаудан килгән 5 көчле педагог һәм режисер дистанцион дәрес уздырачак. Өч көн дәвамында театр коллективларында эшләүче укытучылар үзләрен борчыган сорауларны биреп, тәҗрибә уртаклаша алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев