Балалар тиздән "Шалкан" каналын карармы?

Татар балалар телеканалына исем уйлап табу бәйгесе игълан ителгән иде.

Данил Гыйниятов әйтүенчә, әлеге бәйгегә 200 дән артык исем тәкъдим ителгән. Алар арасында шактый кызыклылар да бар: “Братуля”, “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ”.
Бәйге турында "ТНВ" телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов болай ди: “Без декабрь азагында яңа телеканалга исем табу өчен конкурс игълан иттек. Ул 9 гыйнварга кадәр дәвам итте. Безгә килеп ирешкән 200 дән артык исемнән 12 сен сайлап алып, бүген тавыш бирергә телеканал сайтына куйдык. Тавыш бирү 15 гыйнварга кадәр барачак”.
Яңа ачылачак телеканалда “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнгән тапшырулар эшләнеләчәк. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар бар. Яшь тамашачылар каршында яңа алып баручылар да чыгыш ясар дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.