Балаларга компьютерлар өләшәләр

Хәзер һәр бала өйдән укый алачак. Татарстанда аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә компьютер, ноутбук һәм планшетлар бүләк иттеләр. Бу эшне “Татнефть” оешмасы башлап җибәрде. Оешманың Хәйрия фонды 100дән артык данә техника җыйды. Бу фикерне башка компанияләр һәм шәхси затлар да эләктереп алды. Җирле мәгариф идарәләре, мохтаҗ гаиләләрне барлап, белем алу өчен бүген беренче чиратта кирәкле техниканы укучыларга тарата да башлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.