Балаларның көтеп алган бәйрәме!

Балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәһәренең 7 нче балалар хастаханәсе каршында үткән бәйрәмгә 200дән артык бала җыелды. Инде күп еллар дәвамында оештырыла торган бу чара быел тагын да киңәйде. Биредә хастаханә җитәкчелегенең өлеше зур.
Сабыйларга бер сәгатьлек күңел ачу программасын Казан театр училещесының 1 эстрада курсы студентлары оештырган иде. Рөстәм Фаткуллинда укучы сәләтле яшьләр халык әкиятләрен сөйләде, төрле милләт биюләрен башкарды, балалар белән уеннар уйнадылар.

«Хастаханәгә сабыйлар авыргач кына килә, кайберәүләр еш мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Араларында табиблардан да куркучылар бар. Мондый бәйрәмдә исә балалар үзләрен иркен хис итә, хастаханәгә башкача карый башлый», – дип сөйли хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Әлфия Әхмәтҗанова.
Рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачканнан соң сабыйлар асфальт мәйданчыкта акбур белән рәсемнәр ясап калдырды. Һәркайсына иганәчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.