Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларның күзе тугач та күрми: ничә яшьтә "күз" ачыла?

Гаиләдә бала туу - зур шатлык-куаныч. Әти-әни аңа сокланып карый, туган-тумача "танышырга" килә. Ә менә яңа туган бала аларны яхшы күрми икән бит.Ромеш Ангунавела исемле доктор, Clinic Compare британ...

Гаиләдә бала туу - зур шатлык-куаныч. Әти-әни аңа сокланып карый, туган-тумача "танышырга" килә. Ә менә яңа туган бала аларны яхшы күрми икән бит.
Ромеш Ангунавела исемле доктор, Clinic Compare британ күз клиникасы белән бергә бала күзләре бу дөньяны ничек күргәнен махсус анимация ярдәмендә "сурәтләгәннәр".
Яңа туган балалар беренче көннәрендә каралы-аклы сүрәтне генә күрәләр. Һәр ай аларның күзләре камилләшә бара һәм өч айдан соң алар әти-әниләрен таный башлыйлар, алар өчен бу дөнья яктылык белән тула башлый. Кешенең күрүе ике яшь тулгач кына тулысынча формалаша.
Бала күзе шулай күрә

//cihan.tatar//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев