Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Балалы солянка" быел ниләр белән куандырыр?

"Балалы солянка" концертын һәр елның гыйнвар аенда үткәрү - матур традициягә әйләнде. Иң күңелле, кызыклы, сюрпризларга бай тамашаны һәркем көтеп ала. Әлеге концертның үзенчәлеге шунда: биредә танылга...


"Балалы солянка" концертын һәр елның гыйнвар аенда үткәрү - матур традициягә әйләнде. Иң күңелле, кызыклы, сюрпризларга бай тамашаны һәркем көтеп ала. Әлеге концертның үзенчәлеге шунда: биредә танылган артистлар балалары белән бергә чыгыш ясый. Быелгы тамашада кайсы артистлар катнаша? Нинди үзенчәлекле чыгышлар көтелә икән?


Лилия Гыйматдинова: Концертта 8 яшьлек олы улым Ренат белән катнашырга җыенабыз. Узган ел "Әкият" җыры белән чыгыш ясасак, быел "Яратканда" җырын башкарырга телибез. Улымны "Балалы солянка"да мәҗбүриләп катнаштырмыйм, үзе теләп җырлый. Аңа сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. "Кайчан тагын җырлыйбыз?" дип кенә тора. Шуңа күрә үзебезнең концертларда да катнаштырабыз.
Фирдүс Тямаев: "Балалы солянка"да беренче катнашуым түгел. Моңа кадәр Ислам исемле кечкенә малай белән җырлаганыбыз булды. Ул минем җырларымны үзе өйрәнеп, яратып җырлый. Быел исә концертта үзем генә катнашачакмын. Тормыш иптәшем белән улым залда утырачак, аларга чәчәк бәйләме бүләк итәргә уйлыйм.
Гөлдания Хәйруллина: "Балалы солянка"да кызым Лилия (җырчы Лилия Хәйруллина - авт.) белән дуэт башкарырга исәп. Биредә беренче генә катнашмыйбыз. Узган ел "Әнкәеңнең кадерен бел" җыры белән чыгыш ясаган идек. Быел икенче җыр сайларбыз дип уйлыйм.
Зөлфәт Зиннуров: 5 яшьлек кызым Зәлия белән минем репертуардан җыр башкарырга ниятлибез. Җырны сайламадык әле, уйлыйбыз. Зәлия минем җырларны яттан белә. Сәхнәдә тәүге тапкыр икәү чыгыш ясаячакбыз, Алла теләсә. Үземә дә кызык. Иң мөһиме - көне килеп җиткәч, бала чирләмәсен!
Айрат Ильясов: Быелгы "Балалы солянка"га үзенчәлекле чыгыш әзерлибез. Тормыш иптәшем Ләйсән (җырчы Ләйсән Сөнәгәтова - авт.) һәм 8 яшьлек олы кызыбыз Ралина белән трио башкарырга телибез. Ләйсәннең репертуарыннан яңа җыр сайладык. Моңа кадәр "Балалы солянка"да "Эссе" төркеме белән чыгыш ясаган булды. Ул чакта Ралина без башкарган "Авылга" җырына бию башкарган иде.
Ләйсән Гыймаева: Кызганычка, узган елгы тамашада катнаша алмадык. Ә аңа кадәр кызларым белән "Балалы солянка"да чыгыш ясаганыбыз булды. Быел да Таңсылу һәм Зифа белән җырларбыз дип уйлыйм. Әлегә җыр сайлау белән мәшгульбез.
"Балалы солянка" 28 гыйнвар көнне УНИКС концертлар залында узачак. Тамашада шулай ук Рамил Галимҗанов, Марат Галимов (Артур-Марат), "Кыю кызлар", Лилия Муллагалиева, Руслан Шәрәфетдинов, Ринат Гыйльфанов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Чулпан Закирова, Вадим Захаров, Диана Таҗетдинова катнашыр дип көтелә. Концертны Айваз Садыйров һәм балалар алып барачак.

Чыганак: "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев