Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балам мәктәпкә бара

Тиздән уку да җитәр. Балалар бу вакытта аеруча да игътибарга һәм күзәтүгә мохтаҗ. Әлеге киңәшләр ата-аналарга сабыйларын мәктәпкә озаткан чакта ярдәмгә килер.1. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.* Начар б...

Тиздән уку да җитәр. Балалар бу вакытта аеруча да игътибарга һәм күзәтүгә мохтаҗ. Әлеге киңәшләр ата-аналарга сабыйларын мәктәпкә озаткан чакта ярдәмгә килер.
1. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.
* Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.
* Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!
* Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.
* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.
2. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?
* Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.
* Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.
* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.
* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.
3. Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?
*Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер.
*Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз.
*Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз.
*Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли.
*Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.
k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев