Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ба­ла­ны чы­нык­ты­ру­ ка­гый­дә­лә­ре

Тиздән балалар мәктәпкә, балалар бакчасына китәчәк. Гадәттә, көз айларында балалар еш авырый. Бары тик иммунитет нык булган кеше генә чирләргә каршы нык тора ала. Ә инде иммунитет нык булсын өчен чыгы...

Тиздән балалар мәктәпкә, балалар бакчасына китәчәк. Гадәттә, көз айларында балалар еш авырый. Бары тик иммунитет нык булган кеше генә чирләргә каршы нык тора ала. Ә инде иммунитет нык булсын өчен чыгынырга кирәк. Бүген без чыныктыру кагыйдәләре белән танышырбыз.
1
Ба­ла­ны чы­нык­ты­ру­ның ка­гый­дә­лә­ре:
Чы­ны­гу про­це­ду­ра­ла­рын ел­ның те­лә­сә кай­сы ва­кы­тын­да баш­лар­га бу­ла.
Чы­нык­ты­ру­ны да­и­ми рә­веш­тә алып ба­рыр­га ки­рәк.
Чы­нык­ты­ру про­це­ду­ра­ла­ры­ның дә­вам­лы­лы­гын, кө­чен тиз ара­да арт­ты­рыр­га яра­мый, чөн­ки бу ки­ре­сен­чә ба­ла­ның авы­рып ки­тәр­гә дә мөм­кин.
Ба­ла авыр­ган ва­кыт­та чы­нык­ты­ру­ны баш­лар­га ки­рәк­ми.
Бу шө­гыль ба­ла­ның үзе­нә дә ошар­га, аңа уңай эмо­ци­я­ләр ки­те­рер­гә ти­еш.
Ба­ла­гыз бе­лән бер­гә үзе­гез дә чы­ны­гу кү­не­гү­лә­рен алып бар­са­гыз ике­лә­тә фай­да­лы бу­ла­чак.
Чыныгуның өч төре бар: һава, су, кояш белән чыныгу.
Кышкы спортнын барлык төрләре дәсалкын һава белән чыныгуга керә.
Су белән чыныгуны күбрәк физик күнегүләр ясаганнан сон үткәрергәкирәк.
Суның температурасы кимрәк булган саен чыныгу вакытын киметергә кирәк.
Су белән коену өчен иң яхшы вакыт иртәнге һәм кичке сәгатьләр.
Кояш нурлары белән чыныгу кояш – һава ванналары кабул итүдән тора.
Кояш белән чыныгу өчен иңәйбәт вакыт – иртә. Чөнки көндез тән пешергә мөмкин.
Кызынган вакытта башны эссе сугудан сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев