Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Баланы китап белән кочаклыйк!”

Китап укучылар өчен кызыклы акция башланды.

Апрель аенда шулай дип исемләнгән Бөтенроссия китап уку акциясе башланды. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта “Россия мәгарифе” федераль порталы хәбәр итә.

Гаиләдә нинди китаплар укыйсыз? Шуны видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Видео өч минуттан артмаска тиеш. Иң элек үзегез белән таныштыру, кайсы авторның нинди әсәрен укуыгызны әйтү сорала. Видеоны урнаштырганда #Оставайсядома, #Обнимемребенкаскнигой!, #Читающаямама, #Читающаяшкола, #Семейноечтение, #детская_литература, #РШБА хештегларын куярга онытмаска кирәк. Китап турындагы хис-кичерешләрегезне язсагыз, тагын да яхшы. Соңыннан шушы видео яки фотога сылтаманы, «Акция «Обнимем ребёнка с книгой!» дип язып, rusla@rusla.ru адресына юлларга кирәк. Нинди китап яратуыгызны бөтен ил белсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев