Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы кояштан саклый беләсезме?

Су буендагы җәйге ялдан соң һәр кеше кояшта кызынган, яңарган кыяфәттә. Дөрес, кояш нурларының файдасы турында күп ишеткән бар. Ләкин зурлар өчен зыяны булмаган кояшның балаларга, бигрәк тә кечкенәләр...

Су буендагы җәйге ялдан соң һәр кеше кояшта кызынган, яңарган кыяфәттә. Дөрес, кояш нурларының файдасы турында күп ишеткән бар. Ләкин зурлар өчен зыяны булмаган кояшның балаларга, бигрәк тә кечкенәләренә, тискәре йогынтысы зур. Аларга кояш астында бик сак булырга кирәк.

Бала өчен кояштан саклану кремы – аны ничә яшьтән кулланырга була?


Гадәттә, кибетләр, даруханәләрдәге кояштан саклану чаралары 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга каралган. Еш кына тышлыкларда яшьне дә күрсәтмиләр. Андый тышлыклы продукт алсагыз, ул 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен икәнен күз уңында тотыгыз.
Һәр кояштан саклану өчен кремда физик һәм химик SPF-фильтрлар бар. Алар тән тиресенең югары катламына – эпидермиска йогынты ясый, яшенә туры килмәгән кремнарны кулланганда аллергиягә кадәр булырга мөмкин.
Ләкин бүген 6 айлыклар өчен дә, хәтта яңа туган балалар өчен дә махсус кремнар бар. Гадәттә алар даруханәләрдә сатыла, шулай да гади кремнардан берничә тапкырга кыйммәтрәк була. Аның каравы, баланың тән тиресенә кояш нурларыннан да, кремдагы химик матдәләрдән дә тискәре йогынты юк диярлек. Ләкин андый кремнарны барыбер сак һәм мөмкин кадәр сирәк кулланырга кирәк.
Исегездә тотыгыз, кечкенә балаларга агачлар шәүләсендәрәк, ультрафиолет туры бәрмәгән җирдә йөрергә кирәк. Диңгез буенда саклану чарасы буларак зур кырыйлы эшләпәләр, озын җиңле иркен күлмәк кулланырга була. Кояштан саклану өчен косметик матдәләрне исә 3 яшьтән соң гына киңәш ителә.

Балага кояштан саклану өчен нинди крем сайларга?


Махсус крем сайлаганда, тышлыкта язылган инструкцияне игътибар белән укыгыз, яшь чикләрен, составны да күз уңыннан ычкындырмагыз. Киң таралган, күпләр еш кулланган кремнарга өстенлек бирергә була.
Кояш яктысында ике төр ультрафиолетлы нурлар диапазоны бар:
- UVB диапазон. Меланин тәэсирен кузгата, тән кызара башлый. Тән тиресе картаюына китерә, кояшта тире янарга мөмкин.
- UVA диапазон. Тиренең шактый тирән катламнарына керә ала. Тиредә фотоагулаучан реакция яки аллергия барлыкка китерергә мөмкин.
Кояштан саклану кремнары тышлыкларында гадәттә бу ике диапазонның берсе күрсәтелә. «UVA + UVB» («УФА/УФВ») дигән билге куелса, бу кремның саклау спектры киңрәк була.
Балалар күп вакытны суда үткәрсә, крем, һичшиксез, юылып төшмәскә тиеш.
Тагын бер кат искәртәбез: яшь чикләренә зур игътибар бирергә кирәк.
Шулай ук кремның кулланырга яраклы вакытын тикшерергә. Бу елгы продукциягә өстенлек бирсәгез, яхшырак. Беркайчан да срогы чыккан яки өегездә узган елдан калган кремнарны кулланмагыз!

Балалар өчен кояштан саклану кремын ничек кулланырга?


Беренче чиратта баланың борын, колак, яңак сөякләре (скулы) һәм иңсә тирәләрен крем белән сыларга кирәк. Тәнне каплый алырдай кием турында да онытмаска кирәк. Баланы озак вакытка кояш астында яки су кырында калдырырга ярамый. Су өстеннән чагылган кояш нурлары балага башка төрле тәэсир итә.
Исегездә тотыгыз: болытлы көнне дә балагыз кояш нурларында кызына. Болытлар ультрафиолетның 25% йогынтысын гына тоткарлый, шуңа күрә болытлы көнне кызыну ихтималы күбрәк тә әле.
Кояш ванналары өчен иң кулай вакыт – иртәнге сәгать 11 кадәр һәм кичке сәгать 5 соң. Балалар өчен кояш астында көненә 2 сәгатьтән дә озаграк торырга киңәш ителми.
Махсус кремны сылаганнан соң 30 минут көтергә кирәк, бу вакыт аралыгында фильтрлар тән тиресен саклый башлый.

Ялларыгыз күңелле узсын!


Чыганак: btblady.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев