Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы мәктәпкә җыю күпме тора?

Сентябрь якынлашкан саен әти-әниләр – кесәләрендәге акчаны, ә аналитик үзәкләр әти-әниләрнең чыгымнарын исәпли башлый.

Сентябрь якынлашкан саен әти-әниләр – кесәләрендәге акчаны, ә аналитик үзәкләр әти-әниләрнең чыгымнарын исәпли башлый. “Авито” белдерүләр сервисының аналитик үзәге уздырган шундый тикшеренүләрнең берсе күрсәткәнчә, быел Казанда бер баланы мәктәпкә җыю 32 мең сумнан да артыкка төшә икән. Сүз уңаеннан, бу – Россиядәге иң югары күрсәткеч. Балалар мәктәпкә барып укый торган булса, әти-әниләр азрак акча тотачак. Чөнки ноутбук яки компьютер аласы булмый. Бу техника кимендә 20 мең сум тора. Быел аларның бәясе узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка арткан.

Укучыны мәктәпкә җыю бәясе Россия төбәкләре буенча шактый аерыла. Әйтик, Тольяттида моның өчен 16 мең сум да җитсә, Мәскәүдә 24 мең сум кирәк. Волгоградта яңа уку елына әзерләнү 20 процентка кыйммәтләнгән, ә Ижауда 9 процентка очсызланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев