Балтачтан Лилия Гарифуллина Казанга сәяхәте турында тәэсирләре белән бүлешә

Сыйныфыбыз белән Казанга барып кайттык әле. Башта, рухи азык эзләп, Салих Сәйдәшев музеена кердек.
Экскурсовод апа бөек композитор турында бик күп мәгълүмат бирде, музей хезмәткәре һөнәре турында да сөйләде. Аннан соң "ТНВ" телеканалы студиясенә киттек. Анда "Тамчы-шоу" танып-белү бәйгесендә катнаштык. Тапшыруны төшерү процессы безнең өчен бик кызыклы булды. Алып баручы Әдилә апага барыыз да гашыйк булдык. Уенда без -мин, Нәргизә һәм Алсу беренче урынны яуладык, ә сыйныфташларыбыз Алия, Эльвина һәм Зәлия, бездән аз гына калышып, икенче урынга лаек булдылар. Тагын да бергәләп шундый бәйгеләрдә катнашсак иде,дип кайтып киттек.
Лилия ГАРИФУЛЛИНА,
6 нчы "А" сыйныфы,
Балтач гимназиясе
 
02_verstka

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: