Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бармаклар белән, пианино уйнаган кебек, өстәлгә сугып утыру хәтерне яхшырта

Реакцияләрнең әкренәюе, акыл сәләтенең кимүе, әйләнә-тирә белән кызыксыну югалу – болар барысы да организмның картая башлавын аңлатучы билгеләр.Бирешергә ашыкмыйк. Әйе, баш мие организм белән бергә әк...

Реакцияләрнең әкренәюе, акыл сәләтенең кимүе, әйләнә-тирә белән кызыксыну югалу – болар барысы да организмның картая башлавын аңлатучы билгеләр.


Бирешергә ашыкмыйк. Әйе, баш мие организм белән бергә әкренләп картая. Әмма бу проөессны токарларга мөмкин. Моның өчен ми даими рәвештә эшләп торырга, кислород һәм кан белән яхшы тәэмин ителергә тиеш. Ә көчле ми, үз чиратында, эчке әгъзалар эшчәнлеген әйбәтрәк көйли һәм организмны көчлерәк итеп, гомерне озайта. Димәк, минең сәламәтлеге өчен көрәшү бик мөһим.


1. Хәтерне үстерү күнегүләр таләп итә. Төрле мәгълүматлар, телефон номерларын ятлауны гадәткә кертегез. Истә калдыру өчен иң әйбәт вакыт – иртән һәм кич. Йоклар алдыннан яңа белемнәр хәтергә аеруча җиңел “ябыша”.


2. Баш мие картаймасын өчен уйларга кирәк. Акыл хезмәте белән шөгыльләнгәндә кан баш мие күзәнәкләренә активрак килеп, аларның эшчәнлеген яхшырта, күп кенә галинәрнең картайгач та ачык аң белән яшәве әнә шуның белән аңлатыла. Ә уйламыйча, бүтәннәрне генә тыңлап яшәү кешене тиз картайта. Кроссвордлар чишү, шигырьләр ятлау белән шөгыльләнегез. Шашка, шахмат уйнау да бик файдалы.


3. Бармаклар белән, пианино уйнаган кебек, өстәлгә сугып утырыгыз. Бу күнегү фикер сәләтен үстерә. Мәскәүнең бер мәктәбендә укучыларга шушы күнегүне көн саен унар минут эшләткәннәр. Биш айдан балалар яхшырак укый башлаган.


4. Гәүдә авырлыклары нормадан артыграк булган кешеләр үзләренең хәтерләренә зур зыян китерә. Чөнки симерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән гипертония склерозга сәбәп була. Димәк, хәтер сәләте әйбәт саклансын дисәгез – чама белән генә ашау һәм күп хәрәкәтләнү әһәмиятле.



"Акчарлак" газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев