Башкортстанда тау шуганда бәләкәй малай үлгән

Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә боз тавыннан шуганда 5 яшьлек бала җәрәхәт алу нәтиҗәсендә үлгән.
Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта Россия тикшеру комитетының республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Башлангыч мәгълүматлар буенча, Дәүләкән шәһәрендә 5 яшьлек малай 3 гыйнвар көнне таудан шуганда башы белән бәрелгән.+
Малайның әнисе белдерүенчә, Дәүләкән шәһәре хастаханәсе медицина персоналы тарафыннан баланың хәле тиешенчә бәяләнмәгән.
Нәтиҗәдә, баланы Уфа республика хастаханәсенә алып барганнар. Әмма анда медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, бала үлгән», — диелгән хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.