Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Башкортстанда яшәүче балалар “Сабантуй” белән дуслаша

Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклы дәвам итә.

Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклы дәвам итә. 15 декабрьдә Уфа шәһәренең 65 нче татар гимназиясендә укучы 2-5 нче сыйныф балалары белән күрешеп, «Сабантуй» журналының декабрь санына сәяхәт кылып, YouTube каналдагы видеоларны карап, яңа укучыларыбызны барладык.

Гимназиядә бүген 500 дән артык бала белем ала. Атнага 2-3 тапкыр татар теле дәресләре укытыла.

Онлайн очрашу вакытында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны баш мөхәррир Зилә Хөснетдиновага бирә алдылар. Мондый очрашуны оештыруда ярдәм иткән гимназия директоры Әнфисә Галимҗановага рәхмәтебезне җиткерәбез. Татар теле укытучысы Флюзә Рәсим кызы фикеренчә, Татарстан, Казан белән аралашу аларга су кебек кирәк. “Мондый очрашуларны ешрак оештырып, татар әдипләре, язучылары белән дә укучыларны “күрештереп” булмас микән”, –дигән үтенечләрен дә җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев