Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Юл бирегез, сәләмләгез,
Хөрмәтләп җырлагыз дан:
Урамнарны нурга күмеп,
Үтеп бара Ветеран!
Нур Ахунов
Әлеге тыныч көннәр,аяз күк йөзе өчен без,иң беренче чиратта,нәкъ менә Сезгә рәхмәтлебез!Моңа ничек ирешкәнлегегез бары тик Сезгә генә мәгълүм. Дошманга каршылык күрсәтә алырлык көч туплый алуыгызга,иң кыен вакытта да рухи батырлык табып,халык киләчәге өчен көрәшүегезгә,бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен Сезнең алда баш иябез!Сезгә булган ихтирам хисләрен һәм чиксез рәхмәтебезне сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый.Аллаһы Тәгаләдән Сезгә ныклы сәламәтлек,җәннәткә ирештерүен,муллык,бәрәкәт,кайгы-хәсрәтсез тормыш һәм якыннарыгызның һәрдаим янәшәдә булуын телибез.Ватаныбыз,милләтебез өчен кылган батырлыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә тыныч имин еллар насыйп итсен!
Барчагызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз!!!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.