"Белем көне" бәйрәме ничек барлыкка килгән?

1 сентябрь -  укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башлану бәйрәме. Озын җәйге каникуллардан соң укучылар дуслары, яраткан укытучылары белән очраша. Ә инде мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр бу бәйрәмне аеруча да түземсезлек белән көтеп ала.
Әлеге бәйрәм совет чорында ук пәйда булган. Башта ул "Беренче кыңгырау" дип кенә йөртелгән һәм календарьдә  билгеләнмәгән. "Белем көне" буларак рәсми төстә ул 1984 елдан үткәрелә башлый. Әлеге карар СССР Югары Советының 1984 елның 15 июнендә кабул ителгән 373-11 нче "1 сентябрьне бөтен халык бәйрәме - Белем көне дип игълан итү турында"гы Указы нигезендә гамәлгә кертелгән.
Гадәттә, бу көнне мәктәпләрдә бәйрәм чаралары - тантаналы линейкалар уза һәм беренче сыйныфка килүчеләр өчен тәүге кыңгырау чыңы шалтырый. Әмма совет елларында 1 сентябрьдән үк дәресләр үткәреләгән.
Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне дә чын күңелдән Белем көне белән тәбрик итәбез! Сезгә укуыгызда уңышлар, җиңеллекләр бары 4-5ле билгеләрен алырга гына телибез!
ghfdg

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: