Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер, ике, өч – өйрәтә видеодәрес!

ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләр өчен видеодәресләр башланды.

ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләр өчен видеодәресләр алып барачаклар. Мондый дәресләрне 13 апрельдән Татарстан Спорт министрлыгының социаль челтәрләре һәм ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы төбәк операторының рәсми аккаунтларында табарга мөмкин. Аларда тренерлар комплекска кергән күнегүләрне ничек дөрес башкарырга, нормативны җиңел тапшыру өчен ни рәвешле әзерләнергә кирәклеген аңлата. Мондый дәресләр ГТОга әзерләнүчеләр өчен генә түгел, сәламәтлеген ныгытырга теләгән һәркемгә файдалы, ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев