Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер урында 45 миллионнан артык чәчәк үсә

Һәр илдә, һәр шәһәрдә, могаен, үзенчәлекле матур парк бардыр.Мәсәлән, безнең Казаныбызда бик матур Меңъеллык паркы, ә аның иң зур аермасы — ул шәһәрнең меңъеллыгына багышланып ачылган.Ә менә Дубай шәһ...

Һәр илдә, һәр шәһәрдә, могаен, үзенчәлекле матур парк бардыр.
Мәсәлән, безнең Казаныбызда бик матур Меңъеллык паркы, ә аның иң зур аермасы — ул шәһәрнең меңъеллыгына багышланып ачылган.
Ә менә Дубай шәһәрендә могъҗазалы чәчәкләр паркы бар. Dubai Miracle Garden — дөньядагы иң зур чәчәкләр паркы.
Монда 45 миллионнан артык чәчәк үсә. Саны буенча беренче урында петуния тора, икенче урыннарда — яран, календула, лобелия, колеуслар һәм тагын 45 төрле декоратив үсемлекләр. Ә дөньядагы иң зур чәччәкләрдән торган дивар ярдәме белән парк Гиннесс рекордлар китабына керә ала. Бу диварның озынлыгы — 800 м, ә югарылыгы — 3 м.
39
46
110

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев