Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче сыйныфка баручы балалар президенттан нинди бүләк алачак?

Республикабызда беренче сыйныфка керүче һәр укучы Татарстан президенты исеменнән бүләккә китап һәм диск алачак.Китап һәм диск "Мирас угы" дип атала, ул Татарстанның мәдәни-тарихи байлыгы турында. Бай...

Республикабызда беренче сыйныфка керүче һәр укучы Татарстан президенты исеменнән бүләккә китап һәм диск алачак.
Китап һәм диск "Мирас угы" дип атала, ул Татарстанның мәдәни-тарихи байлыгы турында. Бай мирасыбыз турындагы әлеге китап һәм диск татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән.
Кырык ике минут дәвам иткән “Мирас угы” мултьсериалы «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәмендә эшләнгән. Бу Россиядәге Кино елында укучыларга ясалган менә дигән зур бүләк! Җыентыкны барлыкка китерү буенча йөздән артык белгеч - язучылар, тәрҗемәчеләр, редакторлар, сценарий авторлары, рәссамнар һәм аниматорлар катнашкан. «Мирас угы”ның премьерасы февральдә Татарстанның Милли музеенда булган иде.
cntkkf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев