Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче туган көн – иң истәлекле бәйрәм!

Һәр ата-ана баласының беренче туган көнен зур дулкынлану белән көтә, бәйрәмгә ныклап әзерләнә. Гомеренең беренче елын бала ничек үткәргән, нинди һөнәрләре бар – барысын да туган көн мәҗлесендә чагылды...


Һәр ата-ана баласының беренче туган көнен зур дулкынлану белән көтә, бәйрәмгә ныклап әзерләнә. Гомеренең беренче елын бала ничек үткәргән, нинди һөнәрләре бар – барысын да туган көн мәҗлесендә чагылдырасы килә. Бу һәм башка нечкәлекләр турында бигрәк тә әни кеше туган көнгә кала берничә ай алдан уйлана башлый.


Урын билгеләү. Хәзер балаларның туган көннәрен гаилә кафеларында яки сәүдә үзәкләрендәге балалар мәйданчыкларында үткәрү модага керде. Әмма финанс мөмкинлекләре чикле булганнар туган көн мәҗлесен өйдә генә үткәрә.
Бүлмә бизәү. Балалар туган көнен төсле шарлардан башка күз алдына китереп булмый. Ә тәүге туган көн узачак бүлмәне мәңгегә истә калырлык итеп бизәргә кирәк. Шарлардан төрле фигуралар, мультфильм геройлары да ясатырга була. Кәгазьдән ясалган "Туган көнең белән!", "1 яшь" кебек язулар туган көнгә тагын да ямь өстәячәк. Гадәттә баланың беренче туган көненә стенгазеталар ясыйлар. Мәҗлескә килгән кунаклар баланың 12 ай дәвамында төшкән фотосурәтләре, истәлекле вакыйгалары белән таныша ала. Элекгрәк мондый стенгазеталар кулдан ясалса, хәзер аларны сатып алу мөмкинлеге дә бар.
Туган көн табыны. Меню чакырылган кунакларга, аларның нинди ризыкка өстенлек бирүенә карап сайлана. Нәни балаларга күбесенчә бәрәңге боламыгы белән ит чыгарыла. Табынга бәйрәм рухы өстәү өчен ризыкны балалар стилендә бизәргә була, әйтик, кызыклы җәнлекләр кыяфәтендә. Өстәл күрке, әлбәттә, торт! Балалар өчен мультфильм геройлары сурәтләнгән тортлар ясатырга мөмкин. Өстенә җиләк-җимешләр куярга да онытмагыз.
Бәйгеләр. Балаларга күңелле булсын өчен бәйрәмдә күңел ачу чаралары күп булырга тиеш. Катнашкан балаларга шоколад, уенчык кебек истәлекле бүләкләр әзерләп куегыз. 1. Почтальон уены: котлау телеграммасында баланың иң яхшы сыйфатлары өчен буш урын калдырып текст языла. 2. Кызыклы караоке: балалар берәр көйгә төрле "уен коралларында" (кашык, стакан, погремушка) уйнарга тиеш. 3. Үзеңне таны: туган көнгә чакырылган кунакларның балачак фотосурәтләрен әзерләп куегыз, кем үзен таныр икән? 4. Мин кем булам: бала каршына төрле предметлар куегыз, кулына нәрсә ала – шул аның язмышы. Мәсәлән, акча (банкир), китап (язучы), витаминнар (табиб), машина (машина йөртүче), тарак (чәчтараш), пистолет (хәрби), шырпы тартмасы (янгын сүндерүче), штамп (адвокат, судья).
Балалар туган көненә махсус аниматорлар чакыру гадәте тә бар. Бәйге һәм күңел ачу чараларын да нәкъ менә аниматорлар оештыра. Ә инде бәйрәм озак елларга истә калсын өчен мәҗлескә фотограф чакырырга киңәш ителә.

Эльвира ШАКИРОВА 
"Интертат" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев