Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче юл билгеләре турында кызыклы мәгълүмат

Беренче юл билгеләрен I гасырда Британиядә римлылар куйган. Алар һәр 1479 м саен (рим миле) алдагы кораллы постка күпме калганлыгын күрсәткәннәр. Миль баганаларын рәсми рәвештә 1773 нче елдан соң урна...

Беренче юл билгеләрен I гасырда Британиядә римлылар куйган. Алар һәр 1479 м саен (рим миле) алдагы кораллы постка күпме калганлыгын күрсәткәннәр. Миль баганаларын рәсми рәвештә 1773 нче елдан соң урнаштырыла башлаган.
Иң беренче кисәтү билгеләре 1880 нче елларда күренә башлаган. Велосипедчылар өчен кискен борылыш, көтелмәгән хәлләрне кисәтеп, элмә такталар урнаштырылган. Баш сөяге белән сөякләр текә борылышны аңлаткан.
Беренче стандарт юл билгеләре 1903 нче елда Франциядә кабул ителгән. Алар “Юл кисешү”, “Күпер”, “Текә тау”, “Уңга, сулга борылыш”ны аңлаткан.
Беренче юл хәрәкәте җайланмасы Британиядә инженер Дж.П.Кнайт тарафыннан уйлап табыл-ган. Ул караңгыда эшләү өчен яшел һәм кызыл фонарьлы семафордан гыйбарәт булган. 1868 нче елны әлеге җайланма Парламент мәйданына куелган һәм депутатларга парламент бинасына узу тоткарлыксыз булмасын өчен хезмәт иткән.
Беренче электр светофоры 1914 нче елның 5 нче августында Кливленда (Огайо штаты) урнаштырыла. Аның биеклеге 4,5 метр, яшел һәм кызыл утлы, кисәтү звоноклы була.

Беренче светофор да Америкада “туган”. Кызыл, яшел, сары күзле әлеге светофор белән кеше идарә иткән. Ә автомат светофорны 1928 нче елны Бөекбританиядә урнаштырганнар. 2,4 метр биеклектәге бу светофор 28 секундка – кызыл, сарыны – 2 һәм яшел утны 28 секундка куша торган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев