Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Без белмәгән Пушкин

XIX гасырның икенче яртысыннан Русиянең милли шагыйре статусын алган, шулай ук русларның иң бөек шагыйре буларак саналган Александр Пушкин турында  кызыклы фактлар.1. Бер елдан лицейдагы укытучылар һә...

XIX гасырның икенче яртысыннан Русиянең милли шагыйре статусын алган, шулай ук русларның иң бөек шагыйре буларак саналган Александр Пушкин турында  кызыклы фактлар.

1. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми сыйфатлама бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел холыклы».

2. Пушкин кечкенә буйлы була.

3. 8 яшендә үк Пушкин француз телендә кечкенә комедияләр һәм эпиграммалар иҗат итә башлый.

4. Пушкин исеме белән кечкенә планета да аталган:  «2208 Pushkin». 

5. Шагыйрьнең  100 еллыгына багышлап Царское Село Пушкин атамасын ала. 

6. Ершовның "Конек-Горбунок" әкиятен уку белән, Александр Пушкин бүтән әкиятләр язмаска карар кыла.

7. Пушкинга һәйкәл Россиянең һәр шәһәрендә бар диярлек.

8. Пушкин шахмат уйнарга яраткан.

9. Патша Николай I үзе Пушкин әсәрләрен бастырыр алдыннан карый торган була. Кайбер иҗади эшләр патша кулыннан үтә алмаганга күрә бастырылмый кала.

10. Пушкин үзен 4 яшеннән хәтерли.

11. Шагыйрьне үз гомерендә 90нан артык  тапкыр дуэльга чакырганнар.

12. Лицейда укыганда Александр беренче тапкыр гашыйк була.00g7uwpad9u


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев