Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Без кабат “Адымнар”да

65 нче “Адымнар” күптелле мәгариф комплексында «Сабантуй» журналын яратып укыйлар!

Башкалабызның 165 нче “Адымнар” күптелле мәгариф комплексында «Сабантуй» журналын яратып укыйлар! Тулы көн дәвамында укучы 2 "М" сыйныфы укучылары белән  күңелле очрашу үтте. Балалар “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары белән таныштылар. Басмаларның яңа сәхифәләренә, YouTube каналларына сәяхәт кылдылар, бәйгеләр белән таныштылар. Балалар үзләре дә сәләтләре белән уртаклашып, “Сорау-җавап” уенында катнашып, бүләкләргә ия булдылар. “Түбәтәй” уенын уйнап, биеделәр дә, җырладылар да.

Татар басмалары  хәзер заман белән бергә атлый. Алар тагын да кызыклырак, эчтәлеге ягыннан да баерак һәм төслерәк, мавыктыргычрак чыга башлады. Журналлар уен, видеолар белән баетылган. Басма битләрендә чыккан материалларны мәктәпнең уку программасында да кулланырга була. 2 "М" сыйныфы җитәкчесе Лилия Нуруллина да шул фикердә: “Журналларны бик рәхәтләнеп кулланабыз. Рәхмәт сезгә!” – ди ул.

Мондый укучыларыбыз барлыгына без чиксез шат! Аларның саны көннән-көн арта. Бергә булыйк!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев