Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Без капчыкта ятмый: ни ул полиграф?

Кечкенә чагымда курчагымны капка төбендә калдырып, су буена төшеп киткән идем. Кайтсам, курчак юк. Бу хакта әнигә әйтергә кыймадым. “Иптәш кызыма биреп торган идем”, – дип ялганладым. Шуннан соң  үзем...

Кечкенә чагымда курчагымны капка төбендә калдырып, су буена төшеп киткән идем. Кайтсам, курчак юк. Бу хакта әнигә әйтергә кыймадым. “Иптәш кызыма биреп торган идем”, – дип ялганладым. Шуннан соң  үземне кая куярга белмичә йөрдем. Бу ялганым мәңгегә күңелдә уелып калды.
Сезгә дә гомерегездә бер булса да ялганларга туры килгәндер. Кайбер очракта ялган ачыла, ә кайчакта онытыла. Үзебез әйтмәсәк, башкалар дөресен белми дә кала.
Күбегезнең  “ялганны тикшерү детекторы” дип аталган прибор хакында ишеткәнегез бардыр. Аның фәнни исеме – полиграф. Әлеге прибор Россиянең егерме шәһәрендә кулланыла. Шул исәптән, Казанда да. Полиграф белән банк һәм финанс-кредит оешмаларында, төрле агенстволарда эшлиләр. Тикшерүләрнең максаты – хезмәткәрләрнең ришвәт алуга һәм ялганлауга һәвәсме-түгелме  икәнен билгеләү.
Закон буенча, полиграф белән тикшерү – ирекле гамәл. Кешенең ризалыгыннан башка аны куллана алмыйлар. Шулай да аңа каршы килү җитәкчелектә шик тудырырга мөмкин.
Ялганны тикшерү детекторы белән эшләү өчен башта тикшереләчәк кешенең ризалыгын алалар, аннары махсус психолог белән әңгәмә үткәрелә. Шуннан соң кешегә датчиклар ялгана. Ике сәгатькә якын ул төрле сорауларга җавап бирә, ә аппарат җавапларны терки. Кешенең үз-үзен тотышына карап, нәтиҗә ясала. Тикшерүләрнең дөреслеге – 96-98 процент.
Иң яхшысы, ялганнан читтә йөрү. Өйдә дә, мәктәптә дә. Кем белсен, бәлки, киләчәктә яшерен камера кебек, яшерен полиграф та уйлап табарлар?
Фото: https://m.sputniknews.kz
Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев