Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бездә – яңа мөхәррир!

Хәзер "Сабантуй" журналын Зилә Хөснетдинова җитәкли.

Таныш булыгыз: бу – Зилә Хөснетдинова – «Сабантуй» журналының яңа баш мөхәррире. Дистә ел дәвамында иң нәни укучылар өчен нәшер ителүче «Салават күпере»н җитәкләүче, балаларның күңелен аңлаучы, аларның нинди уй-фикерләр белән яшәвен белүче, кечкенәләрнең мәнфәгатьләрен һәркайда, һәрдаим яклаучы шәхес ул! Менә шундый креатив, көчле җитәкче белән яңача, заманча журнал чыгарырга ниятлибез.

Кичә редакциябездә «Яшь ленинчы», соңрак «Сабантуй» газетасын чыгару өчен бар көчен куйган шәхесләр Роберт Миңнуллин, Ләлә Сабирова, Галимҗан Гыйльманов, Алмаз Гыймадиев, Рәзинә Исмәгыйлева, Айдар Гыймадиев, Фәридә Вәгыйзова, Рузилә Мөхәммәтова һәм Эльмира Закирова белән фикерләшү-киңәшләшү булды. Мәртәбәле кунакларыбыз «Сабантуй»ны укучыларыбызга файдалырак, кызыклырак итү өчен үз уйларын җиткерде.  

Журналны заманчалаштыру, шул ук вакытта тарихны да онытмау, төрле бәйгеләр, мастер-класслар, файдалы очрашулар оештыруны күз алдында тотабыз. Әлбәттә, бу эштә безгә сезнең дә ярдәмегез кирәк, кадерле укучыларыбыз! Уй-фикерләрегез, теләк-киңәшләрегезне, бөтен республикага кызыклы булырдай яңалыкларыгызны sabantui@bk.ru электрон адресына яки почта аша «Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, «Сабантуй» журналы өчен» дип юллагыз.

Яраткан журналыбызны бергәләп яңартыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев