Безнекеләр - беренче!

Казанның 18нче мәктәп укучылары быел Владивостокта узган юл хәрәкәте яшь инспекторларының “Имин тәгәрмәч - 2016” конкурсыннан җиңү белән кайтты. I урын!
Русия төбәкләреннән килгән 400 мәктәп укучысы, 77 команда арасында җиңүче булу җиңел түгел. Казанның 18нче мәктәп укучылары – Халисә Абашева, Екатерина Сергеева, Шамил Миңнеханов, Егор Сафин җиңүне беркемгә дә бирмәгән. Татарстан данын яклаучылар шәхси абсолют зачетта да беренче булган.
Аэропортта яшь инспекторларны каршыларга, җиңүләрен уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан буенча Эчке эшләр миннистрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов килде.
- Конкурста барысы да җиңел генә булмады. Беренче көнне, икенче көннең беренче яртысында без өченче урында бардык. Бары аннан соң гына вәзгыять яхшы якка үзгәреп, без иң яхшысы булдык. Беренче ярдәм күрсәтү станциясендә штраф балларын алдык. Ләкин быел бар хөкемдарлар да бик кырыс иде. Күп кенә төбәкләр бездән начаррак чыгыш ясады. Шуңа хәтта бу этапта, штраф балларына карамастан, без беренче булдык, - ди балаларны озата барган Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге пропаганда бүлеге инспекторы Любовь Волкова.
Хәзер аларга көзен Европада бөтен ил данын якларга туры киләчәк. Конкурста беренче урынга лаек булган Татарстан командасы һәм икенче урын алган Липецк командасы Чехиядә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча Европа конкурсында Русияне тәкъдим итәчәк. Уңышлар һәм яңа җиңүләр сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!