Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Айгөл Бариева Радик Юльякшинны туган көне белән котлый

Айгөл Бариева да Радик Юльякшинны туган көне белән котлый. “Синең аркада гына балаларым татар эстрадасы белән кызыксына башлады”, – ди ул анда.Бүген татар һәм башкорт эстрадасының мега-популяр җырчысы...

Айгөл Бариева да Радик Юльякшинны туган көне белән котлый. “Синең аркада гына балаларым татар эстрадасы белән кызыксына башлады”, – ди ул анда.
Бүген татар һәм башкорт эстрадасының мега-популяр җырчысы Радик Юльякшинның туган көне. Иҗатташ дуслары һәммәсе дә аны туган көне белән котлый! Ә менә җырчы Айгөл Бариева иренмәгән, бер минутлык котлау видеосы да яздырган.
– Кадерле Радигыбыз. Безнең “феноменчик”! Феномен – ул сирәк күренеш дигән сүз. Чыннан да, синең кебекләр татар эстарадасында юк. Яшьләр исеменнән рәхмәт әйтәсем килә үзеңә. Минем үземнең дә ике балам бар. Алар синең аркада гына татарча җырлар тыңлый башладылар... – дигән һәм матур туган көн котлаулары теләгән Айгөл.

[embed]https://www.instagram.com/p/BUMMOR9AXt6/[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BUMIZtolu_j/[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BUMGHOblT-n/[/embed]
[embed]https://www.instagram.com/p/BUMlyZelmiy/[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев